ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстанның Тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында берничә проект хупланды. 

Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Проектларны Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте.

Бүген Казанның Рәхмәтуллин – Кави Нәҗми – Профсоюз – Муса Җәлил урамнары чикләрендәге тарихи кварталын реставрацияләү проектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир иттеләр.

Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез, элегрәк «Ак Барс Девелопмент» компаниясенә Казанның тарихи кварталын реставрацияләү проектын әзерләргә кушылган иде.  

Конфедерацияләр кубогы вакытында Татарстанга 160 мең турист килгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Абдрашитов хәбәр итте.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

Утырыш барышында Татарстан территориясендә төбәкара һәм районара хәрәкәт итүче автобусларны тәүлек буе күзәтүне оештыру һәм пассажирларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Джонсон & Джонсон» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Әңгәмә барышында яклар сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек, «Джонсон & Джонсон»  компаниясенең республика медицина учреждениеләрен модернизацияләү проектларында катнашу мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә татар телендә “УЕН-ТВ” яңа балалар белем бирү каналы проектын тәкъдим иттеләр. Проект турында К(И)ФУ ның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, хәзерге заман дөньясының глобальләшүе нәтиҗәсендә милли телләр күп милләтле илләрдә рәсми тел ягыннан басымга дучар булалар. Бу үз чиратында балаларның үз милли телләрендә азрак сөйләшүенә китерә, чынки телеканалларда милли контент җитәрлек дәрәҗәдә заман таләпләренә туры килми.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International