ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанның агросәнәгать комплексы өлешенә, азык-төлек сәнәгате белән бергә, төбәк җыелма продуктының 11%ы туры килә, былтыр ул 420 млрд.  сумнан артып китте, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүе – 238 млрд. сум, эшкәртү сәнәгате - 182 млрд. сум. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов игенчелек продукциясе сыйфаты мәсьәләләре буенча АСК төбәк органнары вәкилләре белән уздырылган киңәшмәдә хәбәр итте.

Чара Татарстан Республикасының Лаеш мунициципаль районында «Бөтенроссия басулар көне – 2017» инновацион агротехнологик күргәзмәсе-форумы кысаларында Россия Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев рәислегендә барды.

Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИСХ) Лаеш муниципаль районындагы эксперименталь кырларында  "Бөтенроссия кыр көне - 2017" форумы тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кытай Халык Республикасы авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты. 

 

Бүген көннең икенче яртысында Кытай Халык Республикасы делегациясе вәкилләре КХР авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу җитәкчелегендә “Казан май экстракцияләү заводы”нда (Лаеш муниципаль районы) булдылар.  

Искә төшерәбез, Кытай делегациясе Казанга “Бөтенроссия кыр көне-2017” форумында катнашу өчен килде.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев “Контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү турында” киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Горкида (Мәскәү өлкәсе) узды. Видеоконференцэлемтә режимында уздырылган киңәшмәдә төбәк хакимият структуралары, аерым алганда, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре, “Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы” өстенлекле программасының катнашучылары, РФ субъектларындагы югары башкарма орган җитәкчеләре, административ юнәлеш өчен җаваплы урынбасарлар, прокуратура органнары, РФ субъектларындагы эшкуарлар хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр катнашты.

Татарстаннан видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бүген Казанга Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев килде.

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International