ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә Милли һәм дини азчылык мәсьәләләре буенча Иран Президенты ярдәмчесе Али Юнеси җитәкчелегендәге Ислам Республикасы делегация белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Костанайга (Казахстан Республикасы) килде.

Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов һәм Костанай шәһәре Хакиме Базыл Җакупов каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәренең төп максаты – татар халык бәйрәме Сабантуйда катнашу, бәйрәм 2017 елның 8 июлендә Костанайда булачак.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов Татарстан Республикасында «Чиста ярлар» акциясен уздыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Камалов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында «Чиста ярлар» акциясе 1 июльдә башланып китте. Ул Россиядә Экология елына һәм Татарстан Республикасында Җәмәгать киңлекләре елына багышлана.

Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе  һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2017 ел башыннан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 824 тикшерү үткәрелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей песошин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча дәүләт идарәсе (ГУОБДД) башлыгы Михаил Черников белән очрашты.

Михаил Черников һәм Рөстәм Миңнеханов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшнең өстенлекле юнәлешләре, сыйфатлы һәм заманча юллар, аварияләргә каршы профилактика мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Михаил Черников Казанга ике көнлек эш визиты белән килде.

Кичә, 2017 елның 6 июлендә, кич Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән телефоннан сөйләште.

Рөстәм Миңнеханов республикада су ташуы нәтиҗәсендә күрелгән зыян турында хәбәр итте.

Искәртик, кичә кич Россия Президенты  РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International