ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2017 ел
шимбә

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМ-2017 халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен Екатеринбургка килде. 

Иртәгә, 2017 елның 9 июлендә, Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМ-2017не ачу тантанасында катнашачак, аның кысаларында Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путин чыгышы көтелә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән очрашты. Очрашу Костанай шәһәрендә (Казахстан Республикасы) өлкә филармониясе бинасында узды.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе кичә, 2017 елның 7 июлендә, Сабантуй татар милли бәйрәмендә катнашу өчен Костанай шәһәренә килде.

Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында – Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Татарстанның Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар.

Очрашу барышында Архимед Мөхәмбәтов һәм Рөстәм Миңнеханов  Казахстанның Костанай өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында икътисадый, фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Костанайга эш сәфәре (Казахстан Республикасы) кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңел автомобильләр җитештерү предприятиесендә булды. 

«СарыаркаАвтоПром» ( «Allur» КТ АҖ составына керә) - Казахстанда җиңел автомобильләр җитештерүче бердәнбер предприятие.

Компания 2010 елда Котсанайда эшли башлаган. Елына биредә 25 мең автомобиль җитештерәләр.  

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасының Регби федерациясе президенты Алексей Песошин Регби-7 буенча хатын-кызлар арасында Европа чемпионатының II этабын ачты.

Бу чарага шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе, Регби федерациясе Попечительлек советы рәисе Игорь Артемьев килде.

Ачылыш тантанасы Казанның Үзәк стадионында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай шәһәрендә (Казахстан Республикасы) татар халкының милли бәйрәме Сабантуйда катнашты.  

Рәсми өлеш башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казахстанның Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән бергә, Казахстан Республикасы йорт хуҗалыгы мәйданчыгында булды. Кунаклар өчен казах халкының милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары күрсәтелде, шунда ук Казахстан һөнәрчеләре продукциясе дә куелган иде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International