ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Сәләт» VI халыкара яшьләр мәгариф форумының беренче сменасында катнашучылар белән очрашты. Гадәттәгечә форум Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы территориясендә уза. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков озата йөрде.

Татарстан Президенты кушуы буенча быел бу форум беренче мәртәбә ике сменада узачак. Бу катнашучылар санын 8 меңгә кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. «Сәләт» Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән җыелган талантлы һәм сәләтле балаларны берләштерә. 

Югары икътисад мәктәбенең Милли-тикшеренү институты Урбанистика югары мәктәбендә укуга Татарстан Республикасы Президенты грантларын алуга конкурс игълан ителде.

Биш студентка “Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру” халыкара магистр программасы буенча белем алуга Татарстан Президенты грантлары биреләчәк.

Гаризалар 2017 елның 10-24 июлендә кабул ителә.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы «Вавиот» компанияләр төркеме эшләгән коммуналь ресурсларны исәпкә алу приборларының күрсәткечләрен ерактан тапшыру системасын гамәлгә кертү эшен дәвам итә.  

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International