ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда Милли Шура оешты һәм аның составы сайлап куелды. Шураның рәисе вазифаларын башкару Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразыевка йөкләнде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында катнаша. Утырышта Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының  VI съездында чыгыш ясады.

 

Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Богумил Шимек җитәкчелегендәге Көньяк Моравия делегациясенең Татарстанга эш сәфәре йомгаклары буенча эш төркеме төзелде.

Бүген бу хакта сүз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Богумил Шимек очрашуында алып барылды. 

Искәртәбез, очрашу Казан Кремлендә – Рөстәм Миңнехановның эш резиденциясендә узды.

Рөстәм Миңнеханов белән Богумил Шимекның ике яклы әңгәмәсеннән соң очрашу киңәйтелгән составта дәвам итте.  

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае уздырылу сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, делегатлар һәм форум кунаклары исеменә сәламләү телеграммасы юллады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International