ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районы басулары өстеннән очып узды.    

«Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер уҗалыгы уҗым бодае басуында Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм инвесторлар, Нурлат муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.   

Татарстан Президентына районда урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләделәр.   

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика акциясендә катнашты.

Чара Нурлат муниципаль районында М.Е.Сергеев исемендәге гимназиядә узды.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә.

 

Бүген Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча РФ ТК Тикшерү идарәсенең Лениногорск районара тикшерү бүлегенең яңа административ бинасы ачылуда катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы буенча РФ Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев һәмәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов катнаштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Лениногорск һәм Нурлат муниципаль районнарына эш сәфәре кыла. Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты берничә социаль объектта булачак, республика программаларын гамәлгә ашыруны тикшерәчәк, шулай ук быелгы урып-җыю кампаниясенең төп мәсьәләләре турында сөйләшер өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашачак.   

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швеция Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Петер Эриксон белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International