ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь педагоглар белән очрашты. Очрашу "Укытучыны һөнәри әзерләү һәм үстерү: хәзерге заман мәгаифе тенденцияләре һәм өндәүләре" темасына мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең секция утырышы кысаларында узды.

Форум Иннополис инновацион шәһәрендә үтә.

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар “Иннополис” лицеенда булдылар, анда мәгариф темасына багышланган күргәзмә карадыларю Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, “Иннополис” лицее директоры Надежда Сулимова һәм башкалар озата йөрде.

Татарстанда урып-җыю эшләре турындагы оператив мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә чыгыш ясады.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рустәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында  2 мең 785  тикшерү уздырылган, шуларның 17сендә техник иминлек кагыйдәләрен бозу буенча 54 факт ачыкланган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International