ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында 86 нчы Измир халыкара күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.

Измир халыкара күргәзмәсе Төркиядә 1932 елдан бирле эшләп килә. Күргәзмәне оештыручылар – Төркиянең Тышкы икътисадый элемтәләр агентлыгы (DEIK), Төркия экспортерлары ассамблеясе (TIM) ярдәме белән, Төркия Икътисад министрлыгы җитәкчелегендә Измир мэриясе һәм «Измир ярминкәсе» (İZFAŞ) агентылыгы. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Сәүдә-икътисадый өлкәдә Россия-Төркия партнерлыгының яңа этабы» Россия-Төркия эшлекле форумының пленар сессиясендә катнашты. Чыгышында ул хәбәр иткәнчә, 2017 елның октябрендә Татарстан Республикасында «Алабуга» МИЗ территориясендә Россия-Төркия Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге буенча хөкүмәтара комиссиянең киләсе утырышы булачак.   

Бүген Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия бизнес даирәләре вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу уздырды, шулар арасында "Атлас Глобал" компаниясе вәкилләре дә бар иде.

Очрашуда "Атлас Глобал" компаниясе вәкиле Мурат Эрсой Татарстан Президенты белән туризм, транспорт һәм авиаэлемтә өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште. 

"Бүген "Атлас Глобал" - Төркиянең яхшы хезмәт күрсәтүче һәм ышанычлы, чыннан да төрекчә кунакчыл алдынгы авиакомпанияләренең берсе", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. "Сез Россиядә бизнесыгызны уңышлы алып барасыз. Татарстанда Казаннан Антальягә, Бигеш аэропортыннан Стамбулга туры рейсларыгыз бар. Шул аэропорттан ерак түгел алдынгы икътисадый зоналарның берсе - "Алабуга", анда бүген күп санда Төркия компанияләре урнашкан. Күрше төбәкләр шулай ук Татарстан аэропортын кулланалар, бу әлеге рейсларның тулып йөрүенә ярдәм итә. Сезнең авиакомпания һәм безнең республика рейслар саны арту һәм илләребез арасында самолетта кешеләр йөртү санын арттыру яклы". 

Мурат Эрсой ассызыклаганча, авиарейслар оештырудан ары компания тагын алдынгы туристик оператор һәм кунакханәләр хуҗасы да. Компания авиаэлемтә санын арттырырга тели, бигрәк тә Төркиягә килүче туристлар санын арттыру максатыннан: "Бүген туризм үсеше икътисадның 50 гә якын өлкәсенә этәргеч бирә. Без төрле Европа һәм Азия илләре белән дә хезмәттәшлекне үстерү өчен сөйләшүләр алып барабыз. Әлбәттә, Россия һәм Татарстан да безнең әһәмиятле стратегик хезмәттәшләребез. Без сезнең белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез һәм инвестицион проектлар турында сөйләштергә әзер", - диде ул. 

Бүген 86 нчы Измир халыкара сәүдә күргәзмә-ярминкәсе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ВМС" компаниясе идарәсе әгъзасы Тургут Шенол белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул 2015 елда әлеге компаниядә булган һәм аның мөмкнилекләре уңай тәэсир калдырган. Ул билгеләгәнчә, Татарстан бүген актив рәвештә күләмле инфраструктура, сәнәгать һәм спорт проектларын гамәлгә ашыра. Республика - Россиянең алдынгы сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәге. Өченче ел рәттән Татарстан инвестицияклиматы илкүләм рейтингында беренче урында. 

 

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясенең рәистәшләре Россия Энергетика министры Александр Новак һәм Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты. 

Очрашуда Төркия белән аткив рәвештә хезмәттәшлек итүче төбәк җитәкчесе буларак Рөстәм Миңнехановка сүз бирелде. Татарстан Президенты әлеге иртәнге ашта катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт җиткерде һәм кыскача Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркия хезмәттәшеге турында хәбәр итте. 

"Без хөрмәтле Төркия икътисад министры Зәйбәкҗи әфәнде белән берлектә Татарстанда Төркия заводларын ачтык. Бүген республикада алар инде унау. Бүгенге көнгә Төркия компанияләре республикабызга 2 млрд. доллар инвестицияләр кертте. Без энергетика, машина төзелеше, төзелеш, агач эшкәртү, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә уңышлы хезмәттәшлек итәбез. Бүген без Төркиянең иң эре сәнәгать зоналарының берсе - "Гебзе" белән хезмәттәшлек итәбез, ул Свияжск мультимодаль комплексы һәс махсус икътисадый зона үсеше буенча оператор булырга әзер", - дип билгеләде Татарстан Президенты. 

Шулай ук чыгышында билгеләгәнчә, "ТАИФ-НК" Татарстан компаниясе тирәнтен нефть эшкәртү буенча заводны ача, аның төзелешендә "Гемонт" Төркия компаниясе катнашты. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Төркия бизнесының алга таба да үз проектларын гамәлгә ашыруы яклы. Ахырда Татарстан Президенты Россиянең Измир халыкара күргәзмәсендә катнашуы алга таба илләр арасында эшлекле элемтәләр ныгуга һәм кидәюгә ярдәм итер, дип ышануын белдерде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркия Республикасына килде. Измир шәһәренең халыкара аэропортында аны шушы мәмләкәт губернаторы Эрол Аййылдыз һәм шәһәрнең мэры Азиз Коджаоглу каршы алдылар.

Татарстан Республикасы Президенты IZMIR INTERNATIONAL FAIR-2017 сәнәгать һәм куллану товарларының 86 нчы Измир халыкара сәүдә күргәзмә-ярминкәсе эшендә катнашачак, чара 18 августтан алып 22 августка кадәр барачак.

Быел Россия Федерациясе – Измир халыкара ярминкәсенең партнер иле. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия илкүләм экспозициясен оештыра, ул иң зур күргәзмәләрнең берсе булачак һәм 600 кв. метрлы мәйданда 4 нче павильонда урнашачак. Татарстан Республикасы да чарада үз стендын тәкъдим итәчәк. Стенд Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә оештырылган.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International