ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова төбәкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булдылар. Аларны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов озата йөрделәр. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районында күп профильле күп телле гимназия ачылуында катнашты. Чарада шулай ук РФ мәгариф һәм фән министры Людмила Огородова, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар. Мәктәп 1220 укучыга исәпләнгән. Уку йортында тарнсформацияләнә торган җиһазлы махсус уку кабинетлары, җиһазландырылган лабораторияле, лингафон җайланмалары, тавыш һәм видеоязмалар студиясе, ике бассейны, ике спорт залы, бию залы, 560 кешелек актлар залы, 436 кешелек аш бүлмәсе, медицина кабинеты, спорт мәйданчыгы бар. 

 

Бүген Казанда 181 нче күппрофильле гомуми белем бирү мәктәбе ачылды. Тантаналы линейкага укучыларны яңа уку елы башлану белән котларга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин килде.

Яңа мәктәп 1224 укучыга исәпләнсә дә, әлегә 700 бала гына җыйганнар. Әмма биредә алты беренче сыйныф бар.

 

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәп укучыларын һәм ата-аналарны белем көне һәм Корбан бәйрәме белән котлады. 

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Чаллы шәһәренә эш сәфәре белән килде, анда ул 41 нче яңа гомуми урта белем мәктәбен ачу тантанасында катнашты.

Линейкага җыелган укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бүгенге көнне күренекле көн дип атады.

«Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле мөгаллимнәр! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстанның мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетен бәйрәм итү уңаеннан бәйрәм намазында катнашты. Чарада тагын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. 

Бәйрәм намазын Татарстан Республикасы мөфтие Камиль хәзрәт Сәмыйгуллин алып барды. Шуның алдыннан ул Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте һәм республикабызның барлык мөселманнары адресына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән килгән котлау телеграммаларын укыды.   

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате. «Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар!​ Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International