ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген "Пирамида" концерт комплексында XIII Казан мөселман киносы фестивален ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катаншты. Фестиваль Казанда 5-11 сентябрь көннәрендә үтә. Ул Россиядә иң эре кино күргәзмәсе дип санала һәм 2005 елдан бирле үткәрелә. Форум программасы гадәттәгечә тынычлык, толерантлык, тату яшәү идеяләрен алга этәрүче, милләтара хезмәттәшлекне ныгыту ысуллары турында сөйләүче фильмнардан тора. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иокогава Электрик Корпорейшн» (Япония) компаниясе президенты Такаши Нишиджима белән очрашты.    

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров та катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Комтранс-2017» халыкара коммерция автотранспорты күргәзмәсендә булды.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖнең иң яңа авыр йөк машинасы - К5 кабиналы КАМАЗ-54901 моделен тәкъдим итүдә катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәсәкүгә эш сәфәре кылды.  

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов König Ludwig International GmbH & CO. KG (KLI) сыра кайнату компаниясе белән «Татспиртпром» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов барында документка König Ludwig International GmbH & CO. KG идарәче партнеры, Принц Луитпольд Баварский һәм «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов имза салдылар.

Татарстанда 146 мең кешегә, шул исәптән 29, 5 мең балага гриппка каршы  прививка ясалган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Марина Трофимова хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International