ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремле территориясендә урнашкан «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә популяр Мәскәү рәссамы Никас Сафронов күргәзмәсе ачылды. Тантананы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.   

«Сайланма әсәрләр» дигән күргәзмәгә йөздән артык жанрдагы картиналар, лирик пейзажлар һәм портретлар тупланган.  

Рөстәм Миңнеханов, Россия ГХМ башлыгы Владимир Пучков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева белән бергә, күргәзмә белән танышты. 

Бүген Казанда «Корстон» КСККда Россия Федерациясе белән Португалия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгать һәм техник хезмәттәшлек буенча катнаш комиссиянең VI утырышы йомгаклары буенча беркетмә имзаланды. Шулай ук Россия Федерациясе белән Португалия Республикасы хөкүмәтләре арасында икътисадый һәм техник хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Россия ягыннан килешүне Россия-Португалия Икътисадый, сәнәгать һәм техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара катнаш комиссиясенең Россия өлеше рәисе, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков, Португалия ягыннан Португалиянең Икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал имзалады.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.   

РФ Гражданнар оборонасы эшләре, табигый бәла-казалар һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков Татарстан белән багланышларны уңай бәйяләде. Бу хакта ул республика коткаручыларына автомобильләр һәм махсус техника ачкычларын тантаналы тапшыру чарасында белдерде. Ачкычларны министр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән тапшырды. 

Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков  Татарстанга эш сәфәре белән килде.

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Эш сәфәренең төп максаты – Россия Федерациясе белән Португалия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгать һәм техник хезмәттәшлек буенча катнаш комиссиянең 6 нчы утырышында катнашу, ул шул көннәрдә  «Корстон» КСККда узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Италия сәнәгатьчеләре ассоциациясе президенты Эрнесто Ферленго әфәнде җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.   

«Россия-Италия мөнәсәбәтләре кысаларында безнең бизнес-даирәләр арасында хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр турында фикер алышырга кирәк. Геополитик ситуация бик уңай түгел икәнне без аңлыйбыз, әмма эшлекле багланышларны ныгыту эшен дәвам итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» ААҖнең Казандагы яңа офисында булды. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин һәм «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов озата йөрде.

Бүген Татарстан белән Португалия арасында үзара сәүдә күләмнәренең тотрыклы үсеше күзәтелә. 2017 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча товар әйләнеше үткән елның шушы чорына карата бер ярым тапкыр арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалиянең Икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад  министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының Португалиядәге мактаулы вәкиле Игорь Золкин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм башкалар катнашты. 

Португалия икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал бүген Татарстанга килде.

“Казан” халыкара аэропортында Мануэл Калдейра Кабралны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International