ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд белән очрашты.

Очрашу Мәскәүдә Россия Федерациясенә Согуд Гарәбстаны Мәлигенең дәүләт визиты кысаларында узды.  

Согуд Гарәбстаны ягыннан очрашуда төп министрлар катнашты. Очрашуда тагын Россиянең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты. 

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров бүген картинг буенча республика ярышларында җиңүчеләрне бүләкләде.

Бу чарада катнашучыларны Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләп, Шамил Гафаров картинг автомотоспортның нигезе булып тора, дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, спортның техник төрләре буенча безнең ил зур уңышларга ирешкән.

Бүген Казанда, «Корстон» КСККда Халыкара укытучы көнен бәйрәм итүгә багшыланган тантана узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Театрлаштырылган тамашадан соң Рөстәм Миңнеханов республикаың мәгариф өлкәсе вәкилләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International