ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивален ачу тантанасында катнашты.

Чара Сочида, «Большой» боз сарае аренасында узды.

XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивален Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путин ачык дип игълан итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россиядә беренче булган биеклектәге Skypark маҗаралар паркында булды.

Skypark Сочиның милли паркында, Адлердан 11 километр ераклыкта, диңгездән 330 метр биеклектә урнашкан.

 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә Татарстан Республикасыннан килгән делегатлар белән очрашты.

Искәртәбез, Татарстан Республикасыннан XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә 200 делегат һәм 180 волонтер катнаша.

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочи шәһәрендә «Сириус» мәгариф үзәгендә булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Сочига эш сәфәре кыла (2017 елның 14-15 октябре).

«Сириус» мәгариф үзәге «Талант һәм казаныш» мәгариф фонды тарафыннан олимпиада инфраструктурасы базасында оештырылган. Фондны оештыру  инициативасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинныкы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International