ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә,”Эрмитаж-Казан” үзәгендә күргәзмә ачылды. Залда “Эрмитаж” һәм Император фарфор заводы музее коллекциясеннән XVIII-XXI гасырның 500ләп предметы урнаштырылган. Күргәзмә ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш программасы кысаларында БГӘ Халыкара хезмәттәшлек дәүләт министры, БГӘ конкурециягә сәләтлелелек һәм статистика буенча федераль комиссиясе җитәкчесе Рим бинт Ибраһим Әл-Хашими ханым белән очрашты. 

Очрашуда тагын Россия Федерациясенең БГӘдә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Ефимов, Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары  Марат Гатин, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов, "Ак Барс" ХК" АҖ генераль директоры Иван Егоров катнашты.

Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашучылар бүген 2017-2018 елларга төбәкләрне җылыту чорына әзерләү буенча фикер алыштылар, ул видеоконференцэлемтә режимында узды.

Киңәшмәне федерациянең барлык субъектлары белән Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак уздырды.

Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Strategic Marketing & Exhibitions» компаниясе җитәкчесе Дауд Әль-Шезави белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Дауд Әль-Шезави белән берничә кат очрашканы бар. Әль-Шезави - Дубайда ел саен уздырыла торган Инвестицион форум президенты. Әлеге форум эшендә Татарстан делегациясе актив катнаша. Аның KazanSummit халыкара икътисадый саммитында катнашу өчен Казанга 2016 елда һәм быел килгәне бар.

«Strategic Marketing & Exhibitions» компаниясе бүгенге көндә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә күргәзмәләр һәм конференцияләр оештыручыларның алдынгысы, шул исәптән ул WorldSkills Abu Dhabi 2017 ярышларын да оештырды.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабидагы һөнәри осталык чемпионатын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.

Дауд Әль-Шезави Казанда 2019 елда узачак әлеге чемпионатның да иң югары дәрәҗәдә узачагына ышануын белдерде.

Яклар 2019 елда Казанда WorldSkills чемпионатын уздыру мәсьәләләрендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм алга таба "Казан-ЭКСПО" күргәзмә үзәген, Идел буе төбәкләрендә иң эре күргәзмә үзәге буларак дөнья дәрәҗәсендә алга этәрү турында сөйләштеләр.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе, «КАЗАН ЭКСПО» ҖЧҖ генеральдиректоры Роберт Миңневәлиев, ТР Президенты тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, "Ак Барс" ХК АҖ генераль директоры Иван Егоров катнаштылар.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Abu Dhabi 2017 һөнәри осталык буенча ярышларның төрле мәйданчыкларында булды һәм чемпионат уза торган Абу-Даби Милли күргәзмә үзәге инфраструктурасын өйрәнде.

Дөнья чемпионаты Абу-Дабида (БГӘ) быел 14-19 октябрь көннәрендә уза. Ярышларда 52 компетенция буенча 76 илдән 1200 дән артык һөнәр осталары һәм 1500 белгеч катнаша. Катнашучылар һөнәрләр буенча алты өлешкә бүленеп ярыша: төзелеш, ИТ-технологияләр, сәнгать һәм дизайн, сәнәгать производствосы, хезмәт күрсәтү һәм гражданнар транспортында хезмәт күрсәтү. Ярышларның төп мәйданчыгы - Abu Dhabi National Exhibition Centre (ADNEC) күргәзмә комплексы.

Россия җыелма командасында 22 төбәктән 58 кеше бар, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 7 компетенция буенча 8 кеше катнаша.

Дөнья чемпионатының ачылу тантанасы 14 октябрь көнне Du Arena концертлар мәйданында узды. Ябылу тантанасы да шунда 19 октябрьдә үтәчәк. Тантана кысаларынңа Россия һәм Казан шәһәре презентациясен күрсәтү көтелә. WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитеты сәламләү сүзе белән чыгыш ясыячак, шулай ук Россия Федерациясенә WorldSkills флагын тапшыру тантанасы да була.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International