ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыю һәм уҗымга утырту турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 3 мең 621 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 17 муниципаль берәмлектә 54 иминлек техникасын бозу факты ачыкланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

2017 елның 9 ае эчендә салым органнарының эш йомгаклары һәм 2017 ел азагына кадәр бурычлары турында бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә мәгълүмат бирде. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.

Аерым алганда,, Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, табышка салым буенча бюджетка килерләр арткан. 2016 елның 9 ае эчендә табышка салым буенча бюджетка 53,7 млрд. сум кергән булса, 2017 елның шул чорында – 62,0 млрд. сум (үсеш – 15,5%, ягъни 8,3 млрд. сум).

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2017 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2017 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.

 

Бүген Казанда 21 нче шәһәр поликлиникасының яңа бинасы ачу тантанасы узды (Рихард Зорге ур., 103). Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Ирина Серёгина һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.   

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, яңа поликлиника 60 меңләп казанлыга хезмәт күрсәтәчәк. Ул ассызыклаганча, медицина  учреждениесе өр-яңа заманча җайланмалар белән җиһазландырылган һәм медицина ярдәме күрсәтүнең барлык стандартларына да туры килә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International