ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә эш сәфәрендә. 

Дубайда ул Emaar Properties P JSC рәисе Мөхәммәд Әл-Әббар белән очрашты.

Очрашуда Әмирлекләрнең иң эре төзелеш холдингы башлыгы, Татарстанга май аенда сәфәре кысаларында кунакчыл каршы алу өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде. 

Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Россия дөньякүләм мәдәни һәм табигый мираста” дип аталган бөтенроссия киңәшмәсе узды.

Форум эшендә Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогы буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ИКОМОС Россия милли комитеты президенты Александр Кудрявцев, мәдәни мирасны саклау буенча дәүләт органнарының төбәк җитәкчеләре, Бөтендөнья мирас объектлары, ЮНЕСКО эшләре буенча милли комитетлар, Россия төбәкләре һәм БДБ илләренең эксперт берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Пленар киңәшмәне РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы департаменты директоры Владимир Цветнов алып барды.

Татарстанда шикәр чөгендере уңышын җыюның барышы һәм кырларда киләсе ел уңышы өчен башкарылган эшләр хакында бүген Татарстан Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды, аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль берәмлек җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасында төзелеш объектларында хезмәтне саклау нормалары үтәлешен тикшерү дәвам итә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе 2017 ел башыннан 1 мең 516 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре үтәлеше бозылу буенча 12 миллион 682 мең сумга 404 карар чыгарылган.

Шушы мәгълүматлардан бүген Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә үзенең докладын башлады.

Киңәшмә Татарстан Хөкүмәте йортында узды, аны  Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International