ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Шэньчжэнь шәһәренә килде. Биредә ул Кытай югары технологияләр күргәзмәсен карый һәм берничә эшлекле очрашу үткәрә. Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов,  Альберт Нафигин һәм Роберт Миңнегалиев, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев, "АК БАРС" ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башка рәсми затлар бар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Килемар районында автотрассадагы фаҗигага бәйле рәвештә Марий Эл Республикасы Башлыгы Александр Евстифеевка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Шаньдун провинциясе вице-губернаторы Юй Гоань әфәнде белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин,  «Weichai Power» Кытай компаниясе рәисе һәм генераль директоры Тан Сюгуанг һәм башкалар катнашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның КХРна эш сәфәре кысаларында «Weichai Power» заводы территориясендә узды.   

Бүген Шаньдун Кытай провинциясенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Weichai Power» иң эре машина төзү предприятиесендә булды. Аны  ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Коготин озата йөрделәр.

Казанда “Боинг-737” авиаһәлакәте корбаннарын искә алдылар. Әлеге уңайдан бүген “Казан” халыкара аэропортында матәм митингы узды.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, һәлак булучыларның туганнары һәм дуслары катнашты.

Митинг аэропорттагы мемориаль комплекс территориясендә узды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясенә эшлекле визит белән килде.

Сәфәрдә аны  ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Коготин озата йөри.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International