ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Безнең заман” V ачык республика эшче яшьләр иҗат фестиваленең гала-концертында булды.

Бу чара Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу мәйданчыгында узды.

Татарстан сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә предприятиеләренең яшь белгечләре кунакларга иң яхшы концерт номерлары күрсәттеләр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Хошимин шәһәренә (Вьетнам Социалистик Республикасы) килде. Аэропортта аны Россия Федерациясенең Хошиминдагы Генераль консулы Алексей Попов каршы алды. 

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Хошимин Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге белән очрашачак һәм Татарстан һәм Вьетнам эшлекле даирәләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту мөмкинлекләре турында фикер алышачак. 

Кытай Халык Республикасына эш сәфәре ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-Министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Шэньчжэнь Югары технологияләр өлкәсендәге индустриаль технопарк белән таныштырды. Анда технопарк директоры Чжу Чживэй белән очрашу узды.

Чжу Чживэй Татарстан кунакларын каршы алды һәм 80-90 елларда Казан дәүләт университетында чакырылган студент булуы хакында хәбәр итте. Казанны ул җылы сүзләр белән искә ала һәм Татарстан казанышларын хуплый. Ул Кытай ИТ-компанияләре белән республика хезмәттәшлегенә ярдәм итәргә әзер.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэньдә уникаль Россия-Кытай проекты – «Мәскәү дәүләт университеты – Пекин политехника институты» Университетында булды. Рөстәм Миңнеханов төзелеш мәйданчыгын карады һәм беренче мәртәбә җыелган беренче курс студентлары белән сөйләшеп торды. Студентлар Татарстан делегациясенә рус телен белүләрен күрсәттеләр һәм А.С.Пушкин һәм Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар. Татарстан Президенты бу масштаблы проектка сокланды һәм проектны оештыручыларны Россиянең башка югары уку йортлары белән, шул исәптән Казан федераль университеты белән дә хезмәттәшлек итәргә өндәде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында продуктлар импортлау буенча «Ашамлыклар шәһәре» (World Food City) буларак бөтен дөньяга  мәгълүм халыкара үзәктә булды.     

Продуктлар импортлау буенча халыкара үзәк – төбәк һәм индивидуаль брендлар стендлары урнашкан күргәзмә павильоны. Үзәк Шэньчжэн шәһәрендә урнашкан. Үзәк 2017 елның 26 октябрендә ачылган. Гомуми мәйданы 550 мең кв.м. Проектны гамәлгә ашыруга 460 млн. АКШ доллары  күләмендә инвестицияләр кертелгән.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов орлыкчылыкның торышы турында хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, сыйфатлы орлык – мул уңыш нигезе.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә республика муниципаль районнары башлыклары катнашты.

2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлекнең күпфатирлы торак йортларның капиталь ремонт объектларында 3 мең 702 тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 17 муниципаль районда 54 куркынычсызлык техникасын бозу факты ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә республиканың муниципаль районнары башлыклары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында республика дәүләт һәм муниципаль вазифаларны башкаручы затлар өчен коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча семинар узды

Семинарда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, төбәкнең дәүләт түрәләре, муниципаль район башлыклары, министрлыклар һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов HUAWEI компаниясе офисында булды. Анда заманча технологияләр үзәген тәкъдим итү чарасы узды. Биредә компания белгечләре Рөстәм Миңнеханов шәһәр инфраструктурасы, электрон хөкүмәт, энергетика һәм банк системасы белән идарә итү системасы белән таныштырдылар. Татарста Президенты билгеләгәнчә, HUAWEI мәгълүмат коммуникацияләре өлкәсендә продукция җитештерүче компанияләре арасында дөньяда һәм Россиядә алдынгыларның берсе. Россиядә аның офисы Мәскәүдә 20 ел элек 1997 елда ачылган. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Шэньчжэнь шәһәре мэры Чэн Жугуй әфәнде белән очрашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International