ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Казанда Гимнастика үзәгендә Олимпия чемпионкасы Дарья  Шкурихина призларына «Уңыш югарылыгында» II ачык турнирын ачу тантанасы узды.   

Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.  

Искәртәбез, ярышларны оештыручы – «Татарстан Республикасы Нәфис гимнастика федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы. Турнир директоры – Олимпия чемпионкасы Дарья Шкурихина.

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында «тел мәсьәләсе» буенча вәзгыятькә һәм Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәләренә карата комментарийлар бирде. 

Михаил Бабич сүзләренчә, «тел мәсьәләсе» Россиянең башка милли республикалары өчен дә көн кадагындагы мәсьәлә булып тора. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Конституциясе белән билгеләнгәнчә, илнең барлык территориясендә дәүләт теле – рус теле. Бер үк вакытта республикаларга үз дәүләт телләрен билгеләү хокукы да гарантияләнә. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан православие җәмәгатьчелегенең III форумында катнашты.   

Бүген «Корстон» КСККда (Казан) Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелеге форумы ачылды, анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Федераль Милләтләр эшләре агентылыгы җитәкчелеге вәкилләре, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, шулай ук Рус Православие Чиркәвенең (РПЧ) башка вәкилләре дә катнашты.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Татарстанның мәдәни мирасы - Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар” комплекслы проектны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды.

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче районына бардылар, анда алар яңа боз сарае ачуда катнаштылар. 

«Теләче-Арена» физкультура-савыктыру комплексы ясалма боз белән җиһазландырылган һәм уку-күнегү, хоккей, шорт-трек һәм фигуралы шуу чаралары уздыру өчен билгеләнгән. Монда 360 бала һәм яшүсмер спорт белән шөгыльләнә алачак. 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген видеоконференцэлемтә буенча РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 23 декабреннән булган 1452 номерлы Карарын юридик затлар тарафыннан башкарылу мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак уздырды.

Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International