ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан» күпере» III Мәскәү яшьләр форумында катнашты.  

Чара Мәскәүдә узды.

«Мәскәү – Татарстан» күпере» III Мәскәү яшьләр форумында катнашучылар – Мәскәү югары уку йортларында укучы Татарстаннан чыккан студентлар, аспирантлар, яшьләр.

«2014 – 2020 елларга  «Татарстан Республикасында мәгълүмат һәм коммуникация технологияләрен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Казанда “КАИ Олимп” мәдәни-спорт комплексы мәйданчыгында генерал-лейтенант А.В.Антонов истәлегенә ветераннар командалары арасында суда туплы уен буенча халыкара турнир узды.

Турнирда 4 команда - “Синтез-Мастерс” (Казан), “Спартак-Мастерс” (Волгоград), “Казакъстан-Мастерс” һәм “Санкт-Петербург-Мастерс 45+” чыгыш ясый.

Ярышлар ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган спорт остасы Ирек Зиннуров, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Динар Хәмитов, Идел буе округының арбитраж суд рәисе Юрий Глазов, ТР прокуроры Илдүс Нафиков, Александр Антоновның гаиләсе һәм туганнары катнашты.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында хезмәт өчен түләүнең торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

Искәртәбез, конкурс республикада дүртенче мәртәбә уза. Барлык министрлыклар һәм ведомстволар конкурста катнашу өчен үз хезмәткәрләрен җибәрәләр.

 

Татарстан Республикасында 2017 елның 24 ноябренә 2 012,7 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, ягъни үткән елның шушы чорына карата 100,2%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International