ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның IV республика форумында катнашты.

Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.

Форум башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Татарстан коммерциячел булмаган оешмалары инициативалары күргәзмәсе белән танышты. Кунакларны яшь армейцлар сәламләде.  

Ел саен Татарстанда халык ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырыла торган 30дан артык дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXVII конференциясендә хәбәр итте.

Чара Казанда К. Тинчурин ис. Татар дәүләт театрында узды. Анда партиянең Генераль советы Секретаре вазыйфаларын башкаручы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Андрей Турчак һәм  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» БСП ТТБ секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов техник модернизацияләү һәм 2018 елгы кыр эшләренә техниканы әзерләү барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   

Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 2017 елда 3 мең 733 тикшерү уздырылган, барлыгы иминлек техникасын бозу буенча 17 муниципаль районда 54 факт ачыкланган. Ике  атна эчендә 31 тикшерү уздырылган, хокук бозулар ачыкланмаган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бүгенгә Татарстанда 984 күп фатирлы йортта капиталь ремонт тәмамланган. Торак инспекциясе шулардан 941 йортны кабул иткән.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм уздыру чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International