ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Казанга Дагстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

2017 елның 14 декабрендә Владимир Васильев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Очрашуда киләчәктә икътисади һәм сәүдә хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышу планлаштырыла.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Pirelli Марко компаниясе президенты һәм идарәсе рәисе Тронкетти Провера белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Миланга эш сәфәре кысаларында узды.

Моңарчы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Pirelli комапниясенең инжиниринг үзәгендә булган иде. Монда делегация әгъзаларына автомобиль шиннарын җитештерү барышын күрсәттеләр

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Maire Tecnimont компаниясе Директорлар советы рәисе Фабрицио Ди Амато белән очрашты. 

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Милнага (Италия) эш сәфәре кысаларында узды. 

50 компанияне берләштергән Maire Tecnimont компанияләр төркеме 40 илдә эшли һәм анда 5300 гә якын кеше хезмәт итә. 

Бүген Миланда «Италия – Татарстан» эшлекле форумы кысаларында берничә килешү имзаланды.

Искәртәбез, форум Ломбардия Сәнәгатьчеләре ассоциациясендә узды.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россиядә Италия Сәнәгатьчеләре ассоциациясе һәм Ломбардия Сәнәгатьчеләре ассоциациясе арасында беренче килешү имзаланды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Италия - Татарстан" эшлекле форумында катнашты. 

Искәртик, форум Татарстан Республикасы делегациясенең Миланга (Италия) эш сәфәре кысалаларында оештырылган. 

Чара Ломбардия сәнәгатьчеләре ассоциациясе мәйданында узды. 

Форумга кадәр Рөстәм Миңнеханов Ломбардия сәнәгатьчеләре ассоциациясе җитәкчесе Карло Бономи белән очрашты. 

Миланда Россиянең Генераль консулы Александр Нуризаде сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, Татарстан - Россиянең динамик рәвештә үсеп баручы төбәкләренең берсе.Аның сүзләренчә, бүген төбәкара дәрәҗәдә үзара файдалы хезмәттәшлек алып бару турында килешеп була. 

 

Татартан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Миланга эш сәфәре кысаларында эшлекле очрашулар уздырды. 

Аерым алганда, INALCA (Италия) компаниясе вәкилләре белән очрашу үткәрелде. 

Очрашуда яклар алга таба хезмәттәшлек һәм республикада эре мөгезле терлекне симертү мәйданнарын булдыру мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International