ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Лента» гипермаркетлары челтәре генераль директоры Ян Дюннинг белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

13 кеше ел саен уза торган “Вверх!” яшь лидерлар республика конкурсы җиңүчеләре булды – алар Татарстан Республикасының яшьләр хөкүмәте составына керделәр һәм республика министрларының яшь киңәшчеләре вазифасына билгеләнде.

Конкурска бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР башкарма хакимият органнарының  хезмәттәшлек буенча координацион советы һәм ТР яшьләр хөкүмәте утырышында йомгак ясадылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай инжиниринг корпорациясе (САМСЕ) һәм Кытай әйләнә-тирә мохитне саклау корпорациясе (CNEPG) җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртәбез, Кытай делегациясе Казанга эш сәфәре кыла.   

Бүген Кытай вәкилләре Рөстәм Миңнехановка үзләренең компанияләре турында сөйләделәр, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм утильләштерү мәсьәләләрен хәл итү буенча ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерделәр. 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан коткаручыларына 20 берәмлек яңа төп һәм ярдәмче янгын сүндерү-коткару техникасы тапшырды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәйданчыгында (Казан, Ф.Яруллин ур., 1) узган чарада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәкләр үзәге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Валерий Синьков, ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе арбитраж судлары системасын төзүгә 25 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. 

Чара Идел буе округы Арбитраж суды бинасында узды (Казан). 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә арбитраж системасы хезмәткәрләрен ихлас йөрәктән 25 еллык юбилей белән котлады. Ул билгеләгәнчә, арбитраж системасы эше илебезнең җиңел булмаган чорында башланды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International