ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2017 ел
шимбә

Казанда «Пирамида» КСКда «Татар жыры» XVIII халыкара фестивале ачылды. Тантана Гүзәл Уразованың һәм Элвин Грейның үткән елның «Иң яхшы җыр» номинациясендә җиңүче «Гүзәл/Яхшы» композициясе белән башланып китте.

«Алтын Барс» бүләген тапшыру тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова да килгән иде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия Финанс министры Рәхмәте тапшырылды.

Бүләкне тапшыру Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә узды. 

 

Бүген федерация субъектлары өчен бюджет кредитларын реструктуризацияләү турында Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биргәндә Россия Финанс министры Антон Силуанов сөйләде.

Бүген Россия Финанс министры Антон Силуанов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә катнашты. 

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тармагының быелгы финанс нәтиҗәләре тулаем уңай. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Татарстан Республикасында 2017 елда Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 43 мунициципаль районда күп фатирлы йортларга капиталь  ремонт объектларында 3 мең 741 тикшерү уздырылган, 17 мунициципаль районында 54 иминлек техникасын бозу факты ачыкланган. Соңгы ике атнада 3 тикшерү уздырылган, кагыйдәләр һәм нормалар бозу ачылмаган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы территориясеннән берләштерелгән керемнәр күләме агымдагы елда 834 млрд. сум дип исәпләнә, шулардан 70 % федераль бюдңетка җибәреләчәк. 

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә хәбәр итте. 

Уртак коллегия Казан Ратушасында узды, анда шулай ук РФ Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты холлында бүген Татарстан Республикасы ЗАГС органнары оешуына 100 ел  тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. 

 

Күргәзмәдә уникаль архив материаллары - танылган шагыйрьләр, язучылар, сәясәтчеләрнең тууы, үлеме, никахларын теркәү турындагы төп актлар язмалары бар. 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татмедиа” АҖнең “Язылу бүләк ит” акциясендә катнашты.

Акция Татарстан Министрлар Кабинетында традицион шимбә киңәшмәсе алдыннан оештырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International