Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидер төбәкләр өчлегенә керә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Төзелеш һәм капремонт буенча республика программаларының тәмамлануы турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.