Түбән Кама шәһәрендә химикларның һөнәр бәйрәмен билгеләп үттеләр

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татартанда Химик көне бәйрәмен Түбән Кама шәһәрендә - Россиянең иң эре нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгатенең үзәгендә билгеләп үттеләр. Быел Түбән Кама беренче мәртәбә бөтен республика кунакларын кабул итү мәйданчыгы итеп сайланды. Бәйрәм чаралары «Нефтехимик» боз сараенда уздырылды. Нефть химиясе тармагында эшләүчеләрне котларга һәм эшләрендәге уңышлар өчен бүләкләргә дип, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, КНИТУ ректоры, профессор Герман Дьяконов, ТР Һәнәр берлекләре федерациясе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Водопьянова һәм башка рәсми затлар килде.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм «Нижнекамскнефтехим» ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин белән бергә алар республиканың эре 19 предприятиесе («Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «Казан-оргсинтез» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «ТАНЕКО» ААҖ һ.б.) продукциясе тәкъдим ителгән күргәзмәне карап чыктылар.  

Быел Химиклар көнен Татарстан Республикасында үткәрү тантанасы илебез химиясендә һәм республиканың химия сәнәгатендә берничә юбилей даталарын билгеләү белән бәйле - академик В.И.Вернадский тууына 150ел, академик П.А.Кирпичников тууына 100 ел, Казан дары заводына 225 ел, Карпов исмендәге химия заводына 145 ел, “Казаноргсинтез” беренче продукциясен чыгаруга 50 ел, Россиянең химия сәнәгатендә эшләүчеләрнең һөнәр берлекләре оешмасынына 95 ел.  

Тантананы карарга 50 меңгә якын кеше җыелды: химия тармагы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, укытучылар, студентлар, мәктәп укучылары, Татарстанның министрлыклары һәм ведомстовлары вәкилләре. 

Беренче булып нефть химиясе тармагы хезмәткәрләрен ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, КНИТУ ректоры Герман Дьяконов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин котладыларАйдар Метшин котлау сүзендә Химик көне Түбән Кама өчен үзенчәлекле көн икәнен билгеләп үтте: «Нәкъ менә зур химия үз вакытында Түбән Кама үсешенә көчле этәргеч булды, һәм бу еллар дәвамында шәһәр язмышы нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләре эшчәнлегенә турыдан туры бәйле булды».

Фәрид Мөхәммәтшин чыгышында химикларга казанышлары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук бәйрәмне оештыручыларга да аерым рәхмәт сүзләре әйтте. ТР Дәүләт Советы Рәисе нефть химиясе тармагының алдынгы хезмәткәрләренә Химик көненең истәлекле билгеләрен һәм сертификатлар тапшырды.

Шулай ук Татарстан нефть химиясе тармагының хезмәткәрләренә ТР Һәнәр берлекләре федерациясе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Водопьянова, алдынгы химик предприятиеләр җитәкчеләре котлау сүзләре әйттеләр. Нефть химиясе тармагы предприятиеләренең директорлар корпусы исеменнән химикларны «Нижнекамскнефтехим» ААҖ директоры Владимир Бусыгин котлады.

Ул Татарстанда нефть химиясе үсеше республика җитәкчелеге ярдәме аркасында, бигрәк тә Татарстан Президентының шәхси ярдәме аркасында мөмкин булды дип искәртте. «Нефть химиясе бүген республиканың гына үсеш нигезе түгел, ә Россиянеке дә», – дип әйтте «Нижнекамскнефтехим» ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин. Нефть химиясе тармагы ветераннарына, шулай ук узган гасырның 60-70 елларында Камада нефть химиясе сәнәгатен үстерә башлаучыларга рәхмәт әйтеп, ул бүген дә Татарстан һәм Түбән Кама химиясе үсешенә көч куючы химикларны котлады.

Түбән Кама нефть химиясе производствосы өчен кадрлар әзерләүче - Түбән Кама химия-технология институты быел 50 еллыгын бәйрәм итә. Бүгенге көндә НХТИны тәмамлаган меңләгән һөнәр белгеләре производствода хезмәт итәләр, предприятиеләрне җитәклиләр, хакимиятләрдә һәм Түбән каманың башка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшлиләр. Институтны да бүген бәйрәмдә олы юбилейлары белән котладылар.

Уфадан "Зур химия" форумыннан туры бәйрәмгә килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм тантаналарына нәтиҗә ясады.

«Республиканың нефть химиясе башкаласында бу бәйрәмне үткәрүебез бик тә шатлыклы. ИФОда РФ Президентының Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортостан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм үземнең исеменнән сезне чын күңелдән котлыйм», - дип әйтте ТР Президенты.

«Минем фикеремчә, нефть химиясе тармагы - горурлык ул. Бүген Татарстан - Россия Федерациясендә лидер. Безнең программалар аркасында нефть газ-химиясе комплексы бүген чыгаручы продукцияләренең яңа сыйфат дәрәҗәләренә казана алды», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, - «Шулай да безнең алда тагын да җитдирәк бурычлар бар әле. Бу - «ТАНЕКО», ике нефтьне тирәнтен эшкәртүче комплексның, «Аммоний» заводының төзелешен тәмамлау, «Казаньоргсинтез»ның үсеш перспективалары».

Президент, Татарстанда нефть химиясе тармагына нигез салучы ветераннарга аерым мөрәҗәгать итеп, химикларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Шуннан дәүләт бүләкләре һәм рәхмәт хатлары тапшыруга күчте. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International