Рөстәм Миңнеханов: "Бөгелмә электр насосы заводының перспективалары уңай"

2013 елның 22 июле, дүшәмбе

Бүген Бөгелмәдә Бөгелмә электр насосы заводы нигезендә нефть эшкәртү сәнәгате ихтыяҗларына электр кабельләрен җитештерүче предприятие ачылды. Җитештерүне башлап җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Беренче чиратта ТР Президенты Бөгелмәдә төзелеп килүче бала тудыру йортын карады. Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов хәбәр иткәнчә, Бөгелмә бала тудыру йорты өч район - Баулы, Ютазы һәм Бөгелмә районнары өчен үзәк бала тудыру йорты булачак. Ике блок төзелгән, өченчесен төзеп бетерәсе генә калган, анда гинекология бүлеге урнашачак.

Рөстәм Миңнеханов әзер блокларны турыдан-туры билгеләнеше буенча кулланырга кирәк дип белдерде. ТР Президенты республика Сәламәтлек саклау министрлыгына булган биналарны гамәлгә кертү өчен беренчел чаралар исемлеген билгеләргә кушты.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә электр насосы заводына барды. 2009 елда ярты гасырлык тарихы булган әлеге предприятие банкротлык чигенә җиткән иде. Татарстан җитәкчелеге карары буенча заводны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды сатып алды, ә соңырак стратегик инвесторга - "Велес Капитал" инвестиция төркеменә тапшырды.

2010-2012 елларда заводны модернизацияләүгә 832 млн сум туры инвестицияләр кертелде. Өч елда завод берничә заманча җиһазлар сатып алды: Италия һәм Япониядә җитештерелгән скою цехы өчен стерженьлы машиналар, 2 "HAAS" токарь станогы, шулай ук  "OKUMA", "TAKISAWA" токарь-фрезер эшкәртү үзәкләре һәм "AIDA" автоматлаштырылган  пресс. Модернизацияләүнең беренче этабын тәмамлап, БЭНЗ көчләрен арттырган, җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйткән һәм кризиска хәтле җитештерү дәрәҗәсенә кайта алган. Әлеге вакытта биредә 1800 кеше хезмәт итә. Бер айда завод 100 млн сумга кадәр продукция товарын җитештерә.  

2012 елда заводта 1395 чумырыла торган ЭД, 1173 ЭЦН җитештерелгән. 551 млн сумнан артык җиһазларны капиталь ремонтлау уздырылган.

Бүген заводта Рөстәм Миңнеханов "Везерфорд Механизированная добыча" уртак предприятиесе мәйданчыгында булды. Бу уртак предприятие 2013 елда Weatherford Америка компаниясе һәм "БЭНЗ" ААҖ белән төзелгән иде. Завод цехларының берсендә штангалы тирән насосларны җыю, ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча җитештерү мәйданчыгы урнашкан. Яңа цехның җитештерү куәте елына 4,5 мең насос. Предприятие продукциясенең төп заказчылары "НК "Роснефть" ААҖ, "Башнефть"АНК ААҖ, "Татнефть" ААҖ һәм башка нефть компанияләре булачак дип планлаштырыла.

Соңрак Татарстан Республикасы Президенты "БЭНЗ" ААҖнең кече предприятиесе "Норис" ААҖ нефть чыгару сәнәгате ихтыяҗлары өчен электр кабельләре җитештерүче предприятиене ачуда катнашты. Проект хакы – 200 млн сум, файда китерә башлау чоры – 3 ел, проект куәте – елына 720 км кабель. Товар продукциясен реализацияләү күләме елына 235 млн сум булырга тиеш. год. Бөгелмә кабельләрен Россия һәм БДБ илләре нефть тармакларының нефть чыгаручы, сервис һәм ремонт предприятиеләре алачак дип планлаштырыла. 2014 елда проект куәтенә чыгачак дип күзаллана.

"Миңа монда булу бик рәхәт, - диде Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, ачу тантанасында чыгыш ясап. – Күптән түгел әле бу предприятие проблемалы иде. Ү хәзер күргәнебезчә, дөрес юнәлеш сайлаганбыз - инвестор заводның төрле участокларына җитәрлек акчалар керткән. Һәм бүген без заманча кабельләр җитештерүче предприятие ачабыз".

Рөстәм Миңнеханов зур канәгатьлек белән билгеләп үткәнчә, муниципалитет җитәкчелеге һәм инвестор уртак тел тапкан. Татарстан Президенты яңа предприятие продукциясен республикада, мәсәлән, "Татнефть" һәм кече нефть компанияләре кебек, шулай ук Татарстан Республикасыннан читтә дә алучылар булыр дип ышаныч белдерде.

"Бу предприятиенең үсеш перспективалары развития бик уңай", - диде Рөстәм Миңнеханов Р.Минниханов Бөгелмә электр насослары заводы турында.

Мөхтәрәм кунаклар җитештерүне эшләтеп җибәрүнең символик төймәсенә бастылар, аннары предприятиене карап чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International