Казанда “Россия һәм СИГРЭ: тәҗрибә һәм инновацияләрне берләштереп” исемендә конференция ачылды

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Бүген Казан дәүләт энергетика университеты базасында “Россия һәм СИГРЭ: тәҗрибә һәм инновацияләрне берләштереп” исемендәге фәнни-техник конференция үзенең эшен башлап җибәрде. Конференция ачылышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук СИГРЭ президенты Клаус Фройлих, СИГРЭ ның Россия милли комитеты рәисе Борис Аюев катнашты.

Югары көчәнешле зур электр системалары буенча Халыкара Совет – СИГРЭ (Conseil International des Grands Reseaux Electrigues – CIGRE) – электр энергетикасы өлкәсендә зур халыкара дәүләтнеке булмаган һәм коммерцияле булмаган оешма. СИГРЭ 1921 елда Франциядә оештырыла, бүгенге көндә ул иң авторитетлы фәнни-техник ассоциация санала.

2013 елда Россиянең бу халыкара оешма эшчәнлегендә катнашуына 90 ел тула. СИГРЭ Административ советы утырышын уздыру шушы датага багышланган. Моның өчен Татарстан башкаласына дөньяның 33 иленнән зур энергетика компанияләре һәм тикшеренү үзәкләре җитәкчеләре җыела. Хәзерге Россия тарихында мондый масштабтагы форум беренче тапкыр уздырыла.
Бу чара Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Конференция ачылышында чыгыш ясап, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков анда катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. “Мондый дәрәҗәдәге форумны кабул итү безнең өчен зур горурлык. Бу Татарстанны регион буларак һәм аның энергетика системасының үсешен тану”,- дип ассызыклады ТР Хөкүмәт башлыгы.

Конференция ачылышында СИГРЭ президенты Клаус Фройлих доклад ясады. Ул электр энергиясен үткәрү һәм җибәрүнең заманча технологияләре, шулай ук бөтен дөньяда энергетика өлкәсе алдында торган проблемалар турында сөйләде.

Конференция кысаларында шулай ук СИГРЭ Россия милли комитетының Яшьләр секциясе конкурсларында җиңүчеләрне һәм фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүче аспирантлар һәм яшь галимнәрне бүләкләү булачак.

Казан дәүләт энергетика университетының күргәзмәләр залында конференциядә катнашучыларны Россия һәм СИГРЭ хезмәттәшлегенең 90 еллык тарихы һәм Татарстан энергетика компанияләренең уңышлары белән таныштыручы күргәзмә эшләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International