Татарстан Президенты: "Фундаменталь фәннең гамәли файдаланышы булырга тиеш"

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына өч көнлек эшлекле визиты ахырында "Ильменау" техник университетында булды, анда ул Тюрингия һәм Татарстанның фәнни хезмәткәрләр һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре белән түгәрәк өтсәл үткәрде.

Китапханәдә узган очрашуда «Ильменау» презентациясен техник университет ректоры Петер Шарфф уздырды. «Ильменау» - дәүләт учреждениесе, ул фундаменталь һәм гамәли фәннең кайбер өлкәләрендә милли һәм халыкара дәрәҗәдә алдынгы урында тора.  

«Ильменау стратегиясе – фундаменталь фәннең конкрет производство, реаль сәнәгать белән багланышларын тәэмин итү. Шул безнең тикшеренүләрнең конкурентлыкка сәләтле юнәлешенең сере», - дип белдерде Петер Шарфф.

Катнашучыларга КНИТУ-КАИ Татарстан университеты белән берлектә оештырыла торган Германия-Россия институты турында искә төшереп, Ильменау ректоры ассызыклады: «Без бик җитди проект башлап җибәрәбез һәм максималь рәвештә конкрет нәтиҗәгә юнәлдек - инде киләсе елда Казанда яңа белем бирү курслары эшли башлаячак».

А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры (КНИТУ-КАИ) Альберт Гыйлметдинов, җыелганнарны сәламләп, Германия академик алышынулар хезмәтенең ярдәмен, шулай ук яңа университетны берлектә ачырга ярдәм итүче Германия хезмәттәшләрен дә югары бәяләде. Ильменаудан тыш консорциумга Хемниц, Магдебург, Коттбус университетлары керде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучы Тюрингия икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Матиас Махниг, инновацион югарылыкка җитүнең бер генә юлы бар – икътисад, фән һәм дәүләт структуралары аерым була алмыйлар, дип белдерде. Ул Ильменауны мисалга китерде – бу теория һәм практиканың үзара уңышлы багланышы.

Очрашуга нәтиҗә ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Әлбәттә, фундаменталь фәнне гамәли куллануга әйләндерә белергә кирәк. Сәнәгать ихтыяҗлары, реаль икътисад секторы мәгариф һәм фән өлкәсе белән бәйләнештә булырга тиеш», - дигән фикерен әйтте. «Югары мәктәп үзен гамәли эшләрдә күрсәтергә тиеш, реаль секторда кирәкле булырга тиеш. Оештырылып килүче германия-Россия институты дөнья дәрәҗәсендә инженер компетенция үзәге булачак, фундаменталь фәнгә практикага юнәлеш күрсәтәчәк».

Шунна Татарстан Президентына Тюрингия Инновацион Мобильлек Үзәген күрсәттеләр, ул Тюрингия җире җитәкчелеге ярдәме белән Ильменау университеты каршында төгәл тикшеренүләр үткәрү өчен оештырылган. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International