2013 елның 18 ноябрен авиация һәлакәтендә һәлак булганнарга багышлап матәм көне дип игълан итү турында Татарстан Республикасы Президенты Указына имза салынды

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан» авиакомпаниясе «Боинг» самолетының 2013 елның 17 ноябрендә булган авиацион һәлакәтенә бәйле рәвештә матәм игълан итү турындагы Указга имза салды (№ ПУ-1119 Указ).

«2013 елның 17 ноябрендә «Казан» халыкара аэропортында «Татарстан» авиакомпаниясенең Боинг самолеты авиация һәлакәтендә кешеләрнең фаҗигале рәвештә һәлак булуы сәбәпле, һәлак булганнар турында авыр кайгы белдереп, аларның туганнары һәм якыннарының хәсрәтен уртаклашып, карар бирәм: 

1. 2013 елның 18 ноябрен Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан итәргә. 

2. Матәм көнендә Татарстан Республикасының бөтен территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын түбәнрәк төшерергә. 

3. Телерадиокомпанияләргә һәм мәдәният учреждениеләренә матәм көнендә күңел ачу тапшыруларын һәм чараларын үткәрмәүне тәкъдим итәргә. 

4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына авиация һәлакәтендә үлгәннәрнең гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә. 

5. Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International