2014 елда Татарстан Республикасында 13 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясау планлаштырыла

2014 елның 9 феврале, якшәмбе

2014 елда Татарстан Республикасында 159 гомуми белем учреждениесенә 2,55 млрд. сумлык капиталь ремонт ясалачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узган әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, гомуми белем мәктәпләрен җылы санитар урыннар белән тәмин итү эшләре планлаштырылган күләмнәр кысаларында тулысынча тәмамланган. Бүгенге көнгә башкарылган эшләр турындагы хисаплар тапшыру дәвам итә.

2014 елда Татарстан Республикасында балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясауга килгәндә исә, тиешле социаль программа расланган. Финанслау күләме 100 млн. сум тәшкил итә. 2014 елда 13 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Эшләрне май урталарына тәмамлау каралган.

“Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2014 елда 135 объект адаптацияләнәчәк. Шулай ук 2014 елда 114 гомуми белем мәктәбен һәркем кереп йөри алырлык җайланмалар белән тәэмин итү каралган, программага Татарстан Республикасының 42 муниципаль берәмлегенең гомуми белем мәктәбе кертелгән.

Социаль өлкә объектларындагы җылылык казаннарын аламаштыру программасыТатарстан Республикасы Минситрлар Кабинетының 28.01.2014 № 106-р күрсәтмәсе белән расланды. Программа күләме 69,9 млн. сум тәшкил итә. Газлаштыру фонды 587 объекттагы 864 казанга анализ уздырды, искергән җайланмаларны файдалы эш коэффициенты кимендә 92% булган энергияне нәтиҗәле тотучы казаннарга алмаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләнде, барлык тәкъдимнәр дә муниципаль берәмлекләргә җибәрелде.

Республикада шулай ук “Авылларны су белән тәэмин итү” программасы расланды. 328 км су үткәрү челтәре кору, 28 артезиан скважинасы бораулау һәм 38 су җыю башнясы кую планлаштырыла. Программа күләме 115 объектта 690 млн. сум тәшкил итә.

Авылларда урамнарны яктырту программасына килгәндә исә, Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елда финанслау күләме 225 млн. сум булачак (2013 елның 30 ноябрендәге № 2420-р ТРМК күрсәтмәсе). Аерым алганда, 12920 яктырткыч, 819 идарә итү щиты, 675 объект куелачк.

Авылларда урамнарны яктырту программасын комментарлаганда Рөстәм Миңнеханов энергияне нәтиҗәле тотучы җайланмаларга, энергияне сак тотучы лампаларга игътибар итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International