Владимир Мединский: “Татар халкының бай мәдәни мирасы Россия мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора”

2014 елның 25 марты, сишәмбе
Бүген Казанда Татарстан Республикасында игълан ителгән Мәдәният елының тантаналы ачылышы узды. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узган тантанада РФ мәдәният министры Владимир Мединский, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Бәйрәм чарасын Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры ачып җибәрде. Ул Михаил Глинканың “Руслан и Людмила” операсына увертюра башкарды.

Беренче чиратта Владимир Мединский кунакларны Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме белән котлады. Ул кичә генә Мәскәүдә Зур театр бинасында Мәдәният елының тантаналы ачылышы узуын искә төшерде, һәм бүген инде эстафетаны Татарстан дәвам итә.

Министр сүзләренчә, быел ил җитәкчелеге төбәкләрдә мәдәният тармагы үсешенә аеруча зур игътибар бирә. “Татарстан – тарихи-мәдәни планда уникаль төбәкләрнең берсе, биредә төрле халыкларның мәдәниятләре һәм диннәре янәшә яши”, дип ассызыклады РФ мәдәният министры.

“Татар халкының бай мәдәни мирасы Россия мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора, дип белдерде Владимир Мединский. Бүгенге көндә дә республиканың тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен яңадан торгызудагы казанышлары бөтен дөньяга билгеле”.

Чыгышын тәмамлап, министр мәдәният үсешенә өлеш керткән Татарстанның мәдәният эшлеклеләренә бүләкләр тапшырды.

Илдар Халиков үз чиратында Мәдәният елын рәсми төстә ачу тантанасында катнашучы кунакларны Татарстан Президенты, Дәүләт Советы һәм Республика Хөкүмәте исеменнән сәламләде. “Татарстан мәдәнияте ул – бүген без горурланырлык өлкә”, - диде ул.
Илдар Халиков соңгы елларда Татарстанда мәдәният өлкәсендә шактый эшләр башкарылганын билгеләп узды. Бер айдан соң тагын бер билгеле вакыйга - Казан төрки дөнья башкаласы эстафетасы узачагын белдерде.

Илдар Халиков милли мәдәнияткә ярдәм йөзеннән, республика Президенты, ТР Хөкүмәте грантлары булдырылуын һәм бүген ТР Президенты тарафыннан мәдәният учреждениеләренә 10 автобус бирү турында карар кабул ителүе турында хәбәр итте.

ТР Хөкүмәте башлыгы республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды, аннан соң тантана концерт белән дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International