Сергей Шойгу авиация сәнәгатенең Казан предприятиеләрендә булды

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу «КАПО-Композит» предприятиесенең һәм Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ААҖ филиалының җитештерү цехларында булды. Россия Федерациясе Оборона министры башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

«КАПО-Композит»та Сергей Шойгуга «Сухой Суперджет 100» һәм МС-21 пассажир самолетлары өчен канатларын механикалаштыруның композит детальләре җитештерүен күрсәттеләр. Киләчәктә композит материаллар хәрби самолетларда да кулланылырга мөмкин.

«Бу теманы карарга ярый», - дип белдерде Сергей Шойгу җитештерүне карап чыккач.

Россия Федерациясе Оборона министрына авиация өчен Татарстан предприятиеләренең һәм фәнни-проектлау институтларының барлык мөмкинлекләрен: «КАИ-Композит» инжиниринг үзәген, ГИПО, «ICL КПО ВС», Казан синтетик каучук заводын, Казан Гипронииавиапромны тәкъдир иттеләр.

Горбунов исемендәге Казан авиация заводында – «Туполев» ААҖ филиалында Сергей Шойгу Ту-22М3 и Ту-160 ерак стратегик бомбардировщикларына капиталь ремонт ясау һәм аларны модернизацияләү цехында булды. Шуннан соң РФ Оборона министры ерак авиация самолетларын торгызу, модернизацияләү һәм очарлык хәлдә тоту мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Бүгенге кидәшмәдә министр ерак авиация самолетларын ремонтлау һәм модернизацияләү мөмкинлекләрен һәм башкарылган эшләрнең вакытын һәм сыйфатын язшырту чараларын карауны тәкъдим итте. «Без Ту-22 буенча планлы күрсәткечләргә чыгырбыз дип өметләнәбез, инде быел без 10 самолет алачакбыз, ә 2015-2016 елларда елына 12 самолетка чыгырбыз, - дип әйтте Сергей Шойгу. - Тишеле йөкләмәләр ерак авиация командалыгына да бирелде».

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында Татарстанда 13 оборона предприятиесе һәм 20 НИИ булганын искәртте, аларда 46 мең кеше эшли. Җитештерү күләмнәре үсеше 2013 елда 12% тәшкил итте, ә 2014 елның 1нче кварталында - 10%тан артык. Татарстан предприятиеләрендә 2013 елда дәүләт оборона заказы күләме 41 млрд сум тәшкил итте, ә 2014 елга - 47 млрд. «Казан авиация заводы - безнең иң проблемалы оборона предпритиебез буенча да перспективалар бар», - дип канәгатьләнү белән әйтте Рөстәм Миңнеханов.

«Республика ягыннан, Казан авиация заводы алдында торган бурычлар үтәлсен өчен, без барысын ба эшләрбез», - дип белдерде Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International