ТР Теләче районында сыекландырылган табигый газ җитештерәчәк завод төзелешенә старт бирелде

2014 елның 8 июне, якшәмбе

ТР Теләче районында сыекландырылган табигый газ җитештерәчәк завод төзелешенә старт бирелде. Завод нигезенә капсула салу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Валерий Голубев, Әстерхан өлкәсе Думасы Рәисе Александр Клыканов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, “Газпром трансгаз Казань” генераль директоры Рәфкать Кантюков, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты.

2016 елның беренче кварталында эшләтеп җибәрү планлаштырылган заводның җитештерү егәрлеге елына 56 мең тонна тәшкил итәчәк, продукция күләмен елына 112 тоннага кадәр җиткерү ниятләнә. Проектның кураторы - “Газпром” ААҖ, ә аны гамәлгә ашыру белән “Семирамида” агросәнәгать комплексы” ҖЧҖ шөгыльләнә. Комплекс төзелешенә 3 млрд сум сарыф итү планлаштырыла. Шундый предприятие Әстерхан өлкәсендә төзелә.

Теләче районы заводы 7-8 ел эчендә чыгымнарны аклар дип көтелә. Проект белән чыгучыларның мәнфәгатьләре, барыннан да элек, двигательләрнең сыекландырылган табигый газ белән эшләүне сертификацияләүче “КАМАЗ” ААҖ ягына юнәлдерелгән.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, сыекландырылган табигый газ заводы төзелешенә старт бирү – Татарстан өчен генә түгел, ә Россия өчен дә инновацион адым. Сыекландырылган табигый газ – илдә газ куллануны киңәйтүгә юнәлдерелгән яңа юнәлеш, дип билгеләп үтте ул.

Р.Миңнеханов, Татарстан – Россиянең газлаштырылган төбәкләренең һәм илдә эре газ кулланучыларның берсе булуына игътибарны юнәлтте. “Комплекс Татарстанга көндәшлек итүдә өстенлек бирәчәк. Табигый газны ягулык буларак файдалану – башка экология, башка бәя”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

Сүз уңаеннан, табигый газда эшли торган автотранспорт бензинда йөри торган транспортка караганда, атмосферага зыянлы матдәләрне 5 тапкыр азрак чыгара. “Моннан тыш, без элек мөмкинлекләр булмау яки торбаүткәргечләр салу урынлы булмаган торак пунктларга да газ кертә алабыз, - диде ТР Президенты.

- Безнең бурыч - бу комплексны тулысынча файдалану, сату базары оештыру һәм бу юнәлешнең перспективалы булуын күрсәтү”, - дип ассызыклады ул.

Искәртеп узабыз: узган елның мартында республикада “2013-2023 елларга исәпләнгән ТР да газ-мотор ягулыгы базарын үстерү” программасы кабул ителде. Программада, әкренләп Татарстан җәмәгать тарснпортын, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм ТКХ транспортын газга күчерү хакында язылган. Федераль һәм республика бюджетлары транспорт компанияләренә, экологик транспорт бәясенең 69 процентка кадәр күләмдә, субсидия бирәчәк.

“Газпром” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Валерий Голубев, үз чиратында, завод төзелеше – илдә һәм Татарстанда газ индустриясенең яңа тармагын булдыру мөмкинлеге бирә, дип белдерде.

Кунаклар, тантаналы чарадан соң, “Теләче” сәнәгать паркында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International