Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Бүген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының чираттагы 38 нче сессиясе киңәшмәсендә Болгар тарих-археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турында карар кабул ителде. Киңәшмә бүгенге көннәрдә Катар дәүләте башкаласы Доха шәһәрендә шәех Әл Маясса бине Хамад бине Халиф Әл Тани рәислегендә уза.
Болгар тарих-археология комплексы Исемлеккә кертелгән 1002 нче объект.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының әгъзасы булып 21 ил санала: Алжир, Германия, Индия, Катар, Колумбия, Малайзия, Сенегал, Сербия, Япония, Вьетнам, Казакъстан, Корея, Ливан, Перу, Польша, Португалия, Төркия, Филиппин, Финляндия, Хорватия, Ямайка.

Киңәшмәдә Россиянең ЮНЕСКО каршында Париж шәһәрендәге Даими вәкиллеге Өлкән киңәшчесе Константин Волков һәм Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, Татарстан Республикасының Тарих һәм мәдәният ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнашты. Делегация составында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТРның Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, “Д.С.Лихачев исемендәге Россия табигый һәм мәдәни мирас фәнни-тикшеренү институты” директоры Павел Юдин, ЮНЕСКО кафедрасының шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International