Россия авыл хуҗалыгы башлыгы Татарстанда: Без монда конкурентлы мохиттә, һәм без сездә агросәнәгать комплексын киләчәктә үстерүгә иҗади якын килү булуын телибез

2014 елның 11 июле, җомга
2014 елның гыйнвар-июнендә Татарстан Республикасында тулай авыл хуҗалыгы продукциясе 64,0 млрд сум тәшкил иткән, ягъни 2013 елның шул чорына 104%. Бу хакта бүген Татарстан Республикасында терлекчелек үсеше перспективалары һәм аның торышы мәсьәләләре буенча булган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров уздырды, ул Татарстанда ике көнлек эшлекле очрашуда иде.
Киңәшмә кош ите җитештерүче компанияләрнең берсе – “Чаллы-бройлер” ҖЧҖ (Чаллы ш.) мәйданчыгында узды.
Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Николай Федоров киңәшмәдә катнашучыларны сәламләде һәм халыкны икмәк белән тәэмин итеп, авыл хуҗалыгын үстерүдә иҗади шөгыльләнүчеләрне Россия агросәнәгать комплексының патриотлары дип атады.
Аның сүзләренчә, Татарстанда агросәнәгать үсешенең нәтиҗәләре лидерлык позициясен дәгъвалый ала. Без бүген конкурентлы мохиттә, һәм без сездә агросәнәгать комплексын киләчәктә үстерүгә иҗади якын килү булуын телибез, диде ул.

Илдар Халиков үз чиратында, республика киңәшмәсендә катнашучыларны сәламләп, Николай Федоровка Татарстанга килүе өчен рәхмәт белдерде.
Без лидерлык позициясен саклап калырга тырышырбыз һәм уңай динамика күрсәтербез, дип белдерде Илдар Халиков.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International