Илдар Халиков Ютазы районында булды

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Ютазы районындагы эшлекле очрашуы барышында яңа универсаль спорт мәйданчыгын, индустриаль паркны һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен төзелгән йортны карады. Республика Хөкүмәте башлыгы шулай ук район активы белән очрашты.

Илдар Халиков очрашуның башында универсаль спорт мәйданчыгының тантаналы ачылышында катнашты. “Бүген ачыла торган спорт мәйданчыгы – иң яхшы проектларның берсе. Соңгы ике елда төзелгән һәм быел төзеләчәк спорт мәйданчыкларының саны 222гә җитәргә тиеш. Балалар кайдадыр караңгы почмакларда мәгънәсезгә вакытларын уздырганчы, бу спорт мәйданчыкларында шөгыльләнсеннәр”,- диде ул.

“URUSSU” инвестиция-сәнәгать паркында булганда Премьер-министр шулай ук проектка югары бәя бирде.
Илдар Халиков катнашында Ютазы районының башкарма комитеты һәм “URUSSU” инвестиция-сәнәгать паркы арасында инвестиция меморандумын имзалау булды, анда инвестицияләр җәлеп итү юлы белән паркның перспективалы үсешен тәэмин итү, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен уңай шартлар тудыру каралган.

Премьер-министр шулай ук Ленин урамында төзелгән күп фатирлы йорттан фатир алган, алты Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашты.

ТРның Ютазы районы активы белән очрашуда Илдар Халиков республиканың социаль – икътисадый үсеше турында сөйләде, кыскача зур предприятиеләрнең эшчәнлегенә тукталды. Республика җитәкчелеге алып барган сәясәт халыкның яшәү сыйфатын даими күтәрүгә юнәлтелгән, дип белдерде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International