Татарстан: 2014 ел программасы буенча күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонтау бөтен 793 объектта тәмамланган

2014 елның 1 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында 2014 программасы буенча күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонтау бөтен 793 объектта тәмамланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Ирек Файзуллин хәбәр иткәнчә, Дәүләт торак инспекциясе 663 күп фатирлы торак йортны кабул итте, бу 83,61 % тәшкил итә. Шул ук вакытта 36 муниципаль берәмлектә эшләр 100% кабул ителгән.

Татарстан Республикасы төзелеш министры алга таба 2014 елда “Уңайлы мохит” программасының гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте. 2014 елда программаны финанслауның гомуми күләме 539,6 млн. сум тәшкил итә

135 социаль өлкә объектлары адаптацияләнә. Хәзерге вакытта эшләрнең җитәрлек күләме тәмамланган, дип билгеләде Ирек Фәйзуллин, республика буенча ул 99,6 % тәшкил итә.

Бүгенге көнгә сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләрен 2014 елга төзү эшләре тәмамланган диярлек. Сыер абзарларын ремонталу программасы буенча эшләр 1 млрд. 809 млн. сум тәшкил итә, ягъни гомуми лимитның 99 %. Силос-сенаж траншеяләрен төзү программасы 311,5 млн. сум үзләштерелгән, ягъни гомуми лимитның 99 %.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук 2013-2014 елларга планнар кысаларында авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү программасы буенча торыш турында хәбәр итте.

ТКХ хезмәтләрен күрсәтү буенча халыктан түләүләр җыюга килгәндә, җыю 100,1 % тәшкил итте, узган елның шул ук чоры буенча әлеге күрсәткеч 102,2 % иде, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин. Гомумән халыктан түләүләрне җыю республика буенча 2014 елның 9 аенда 98,4 % тәшкил итте (2013 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 0,2 %ка артыграк).

Шуннан ул муниципаль районнар буенча тулырак мәгъмат хәбәр итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, түләүләр начар җыела торган районнарга барып, күчмә киңәшмәләр үткәрүне тәкъдим итте. Ул шулай ук кулланылган газ өчен бурычлар җыелуның үсешен рөхсәт иткән районнарга җитди игътибар итәргә тәкъдим итте (андый районнар – 14). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International