Минтимер Шәймиев Кирсан Илюмжинов белән очрашты

2014 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Россия шахмат федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы Минтимер Шәймиев Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжинов белән очрашты. Калмык Республикасының Беренче президенты Кирсан Илюмжинов 1995 елдан Халыкара шахмат федерациясе президенты, быелның 30 сентябрендә ул яңадан президент итеп сайланды.

Минтимер Шәймиев 2011 елдан FIDE президентының өлкән киңәшчесе булып тора. Очрашу башында Кирсан Илюмжинов Минтимер Шәймиевне иртәгә Сочида ачылачак шахмат буенча дөнья чемпионы исеменә матчны карарга чакырды.

Минтимер Шәймиев чакыру өчен кунакка рәхмәт белдереп, Татарстанның шулай ук ил өчен шахмат өлкәсендә әһәмиятле булган вакыйга – классик шахмат буенча Россия чемпионатының суперфиналына әзерләнүен хәбәр итте, ул Казанда 2014 елның 27 ноябреннән 7 декабренә кадәр булачак.

Суперфинал “Музейларда шахмат” программасы кысаларында, “Казан Кремле” музей-саклаулыгы территориясендә урнашкан ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” галереесында узачак, дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Кирсан Илюмжинов Сочидагы матч тәмамланганнан соң, Казандагы турнирга килү теләге барлыгын белдерде.

Очрашуда Советлар Союзы Герое Татархан Кубанов, ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрның беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International