Рөстәм Миңнеханов Михаил Пиотровскийга «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен» орденын тапшырды

20 ноябрь 2014 ел., пәнҗешәмбе

Республиканың төп бүләген – «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен» орденын» - бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровскийга тапшырды. Тантана Казан Кремленең Камин залында узды.

Михаил Пиотровскийны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов әлеге ел Татарстан өчен дә, музей өчен дә үзенчәлекле икәнен билгеләде. Эрмитажның Казандагы бүлекчәсенә 10 ел тула, шул дистә ел дәвамында Татарстан Дәүләт Эрмитажы директорының ярдәмен сизде.

Рөстәм Миңнеханов Михаил Пиотровскийга «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен» орденын тапшырды. «Бу орденның шундый бөек кешегә бирелүе безгә бик шатлыклы. Сезнең безгә һәрвакыт ярдәм итүегезне күреп торабыз, сезнең белән бергә әле тагын бик күпне эшли алачакбыз - дип мөрәҗәгать итте Эрмитаж директорына ТР Президенты. - Эрмитаж – безнең дәүләтнең уникаль байлыгы, һәм безнең бердәм эшебез аркасында, аның белән Санкт-Петербургта яшәүчеләр генә түгел, ә аннан читтә яшәүчеләр дә таныша ала».

Михаил Пиотровский Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде һәм «Эрмитаж Казан» үзәгенең уңышлы булуын ассызыклады. «Бу безнең уртак проектыбыз - иң беренчесе, ә хәзер аны безнең башка төбәкләрдәге мәйданчыкларга үрнәк итеп куябыз», - дип әйтте М.Пиотровский.

«Без дәрәҗәне төшермәскә тиеш, Эрмитаж девальвацияләнергә тиеш түгел», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Бүген Михаил Пиотровский Казанда «Гасырлар нәтиҗәсе. 1820-1890 еллардагы тарихилык чорында рус сәнгате» күргәзмәсе ачылуда катнаша һәм «Арабистика һәм заманча сәнгать» темасына лекция укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования