ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында өч яклы килешү имзаланды

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында 2015-2016 елларга социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлык үсеше турындагы өч яклы килешү имзаланды.

Килешүне имзалау тантанасы ТР Хөкүмәте йортында узды.
Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты, республиканың Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы рәисе Александр Лаврентьев һәм Татарстан Пофсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова имзаларын куйдылар.

Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, мондый килешү республикада инде унсигезенче тапкыр имзалана.
Быел без бу документны икътисади катлаулы чорда имзалыйбыз, диде ул. Без тагын да катлаулырак елга керергә җыенабыз, шуңа карамастан, профсоюзлар, эш бирүче берләшмәләр һәм хакимият арасында аңлашу бар. Илдар Халиков социаль партнерларга катлаулы хәлне чишү өчен акыллы юл тапкан өчен рәхмәт белдерде.

Килешүдә билгеләнгән мөһим өстенлекләргә тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү, кешелек потенциалын ныгыту, яңа эш урыннары булдыру, шул исәптән яшьләр өчен дә, эшләүче гражданнарның керемнәрен үстерүне тәэмин итү, хезмәт куркынычсызлыгы шартларын, хатын-кызларның балалар тәрбияләү белән хезмәт вазыйфаларын бергә алып бару өчен шартлар булдыру, балалы яшь гаиләләрнең хәлен яхшырту керә.

Илдар Халиков шулай ук хәбәр иткәнчә, Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч як комиссиясенең эшен ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин координацияләячәк (ТР Президенты карары белән 03.12.2014 № 679).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International