Рөстәм Миңнеханов Горький ис. Мәскәү паркында булды

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең һәм Россиянең иң эре паркларыннан берсе – Горький ис. башкала паркында булды. Ике сәгатьлек экскурсия барышында Татарстан Президентына әлеге паркны оештыру һәм эше турында аның директоры Ольга Захарова сөйләде.


Директор сүзләренчә, Горький ис. паркның төп идеясе – күп функцияле мәдәни пространство, анда бөтен нәрсә дә бар, һәм анда һәркем үзен бәхетле хис итәргә тиеш. Парк мәйданчыкларында спортның барлык төрләре өчен дә шартлар тудырылган – гольф-кыры гына юк. Асылда күп мәйданчыкларга керү түләүсез – паркның төп кереме реклама бирүчеләрдән һәм арендаторлардан килә.


2014 елда, Ольга Захарова сүзләренчә, паркта 14 млн. кеше булган, масштаблы реконструкция башланган 2011 елда – барлыгы 1,5 млн. кеше.


Рөстәм Миңнеханов Европада иң эре шугалакны да карап чыкты. Нескучный бакчасында Татарстан Президенты «Что? Где? Когда?» телеуены буенча барыбызга да мәгълүм аучылар йорты белән, «Рабочая станция» коворкинг эше белән танышты. Экскурсия маршруты Пушкин һәм 2013 елда реконструкцияләнгән Кырым яр буе, «Музеон» сәнгать паркы, балалар мәгълүмат үзәге «Зеленая школа»га узды.


Бу үзәктә төрле яшьтәге балалар өчен дәресләр уздырыла. Рөстәм Миңнеханов сәнгать мәктәбен, бәләкәчләр сыйныфларында булды, анда балта осталыгы, аш-су, биология, бакчачылык белән шөгыльләнәләр. Якын киләчәктә Горький ис. паркта “өлкәннәрдән азат” имин балалар зонасы төзү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Президенты Казанда да шундый зона булдырырга тәкъдим итте.


Тулаем Рөстәм Миңнеханов парк казанышларын югары бәяләде һәм Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру өчен шушы тәҗрибәнең мөһимлеге билгеләп үтелде. Татарстан Президенты Россиянең иң уңышлы паркларының берсенең эшчәнлеге белән җентекләп танышу өчен Мәскәүгә белгечләр җибәрергә кирәк, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International