Рөстәм Миңнеханов Тәбриз шәһәре мэры Садег Нәҗәфи җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриз шәһәре мэры Садег Нәҗәфи әфәнде җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Казанда узучы Тәбриз мәдәният көннәре кысаларында Иран Ислам Республикасы делегациясен Татарстан башкаласында чын күңелдән сәламлим», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Иран коллегаларын якынлашып килүче бәйрәм – Иран Ислам Республикасының 36 еллыгы белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Иран-Россия мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек актив рәвештә алга бара. Бу мәсьәләдә Иранның Казандагы Баш консуллыгы, шулай ук ИИРның Казандагы Баш консулы Рәсүл Баһернеҗад Шаян зур роль уйный, дип белдерде ул. Татарстан Президенты сүзләренчә, Шаян әфәнде даими рәвештә Ирандагы вакыйгалар турында хәбәр итә, Татарстан-Иран мөнәсәбәтләренең төрле тармакларда ныгыуына ярдәм итә.

Казан белән Тәбриз шәһәренең туганлашу турында килешүе гамәлдә, дип билгеләп үтте ул.

Мин берничә мәртәбә Иранда булдым, диде аннары Рөстәм Миңнеханов, һәм безнең Иран коллегаларыбыз рәсми, эшлекле, дипломатик визитлар белән еш кына Татарстан Республикасына киләләр.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстана делегациясенең дә 2015 елның мартында Иранга барырга җыенуын хәбәр итте.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Иран коллегаларына кыскача гына Татарстанның, Россиянең алга киткән регионнарының берсе буларак, социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International