Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалында булды

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалында булды (Габишево авылы).

Рөстәм Миңнеханов җитештерү бүлмәләрендә, тавык йомыркаларын сортировкалау һәм тартмаларга тутыру цехларында, шулай ук чебешләр үстерү  цехында булды.

Татарстан Президентына “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ Лаеш филиалының җитештерү процесслары турында, энергияне сак тоту һәм башка заманча технологияләрне гамәлгә кертү эше турында сөйләделәр.

Искәртик, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалы 2012 елның 11 октяберендә теркәлгән. 2013 елның гыйнварыннан “Юбилейное АХП” ААҖнең арендалана торган җитештерү куәтләрендә продукция җитештерү башланган. 2013 елның августында җитештерү комплексын филиал сатып алган.

“Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ административ биналарының берсендә шулай ук кече формалы хуҗалыклар күргәзмәсе оештырылган, анда Лаеш муниципаль районы авыл хуҗалыгы эшкуарлары үз продукциясен куйган. Бу күргәзмәдә “Атабай” АФ, “Цветочная усадьба” питомнигы, җир җиләге, карлыган, кура җиләге җитештерүче “Зеленый дом” предприятиесе, Хәсәновлар гаиләсенең шәхси хуҗалыгы, “Руно” ЯАҖ, Чуваровлар гаиләсенең шәхси хуҗалыгы, Трусеневлар шәхси ярдәмче хуҗалыгы (сырлар җитештерү) һәм башкалар катнаша.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директор Иван Егоров һәм башкалар озата йөрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International