Татарстанда 2015 елгы программа буенча капиталь ремонт 999 күп фатирлы торак йортның 370ендә башланган

2015 елның 7 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында 2015 елда күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт программасы буенча 39 муниципаль районда 999 күп фатирлы торак йортның 370ендә эшләр башланган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин катаншты. 

2015 елда гомуми белем бирү мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасына килгәндә, 6 февраль көненә 119 объектның  113 эш башланды, шул исәптән – 6 коррекцион мәктәптә һәм 6 мәктәпкәчә мәгариф учреждениедә.

Моннан тыш, 2015 елда капиталь ремонт уздырылачак балалар сәламәтләндерү лагерьлары исемлеге расланган. Әлеге исемлеккә 13 балалар лагерьлары кергән, финанслау күләме – 72 млн. сум.

Фәрит Хәнифов шулай ук 2015 елда яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау буенча яңа программа турында сөйләде. 100 млн. сумга 28 яшүсмер клублар ремонтланачак.

2015 елда Татарстанда шәхси җылыту системасына 4349 фатирны күчерү планлаштырыла. Финанслау күләме – 162,2 млн. сум.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрынең беренче урынбасары шулай ук 2015 елда авылларны су белән тәэмин итү, авылларда  урамнарны яктыртуны торгызу, “Парклар һәм скверлар” республика программларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, киләсе атнага республикага ТКХ реформалаштыру фондының эш төркеме килә, алар күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы мәсьәләләре, авария хәлендәге торак фондтан гражданнарны күчерү программасы кысаларындагы вәзгыять турында сөйләшәчәк.

Киңәшмә барышында Татарстан республикасы шәһәрләрендә асылма элемтә линияләрен җир астына күчерү турындагы доклад белән ТР Премьер-министраы урынбасары  – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, бу эш Татарстанда 2011 елдан халыкны югары сыйфатлы элемтә хезмәте белән тәэмин итү өчен алып барыла. Программа республиканың 9 эре шәһәрендә гамәлгә ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International