Рөстәм Миңнеханов «Казан ярминкәсе» КҮдә Татарстан Республикасы агросәнәгать комлексының экспозициясен карады

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов Идел буе аграр форумы кысаларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комлексының күргәзмә экспозициясен карады.

Форум «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә уза (2015 елның 18-20 феварле), ул шулай ук «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 18 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәне һәм «Волгапродэкспо» 15 нче махсуслаштырылган күргәзмәне берләштерә.

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәсен карап чыкты, алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары да, эре агрохолдинглар да бар иде.

Марат Әхмәтов Рөстәм Миңнеханов игътибарын тематик стендларга җәлеп итте - «Икътисад һәм АСК», «Фән һәм кадрлар», «Үсемлекчелек», «Терлекчелек», «Механизация», «Хезмәтне саклау» һәм башкалар. Ул 2010-2014 елларда агросәнәгать комлпексына кертелгән инвестицияләр күләме турында хәбәр итте: 2010 елда гомуми саны 23,7 млрд. сум тәшкил иткән, 2011 елда – 22,4 млрд. сум, 2012 елда – 24 млрд. сум, 2013 елда – 19 млрд. сум, 2014 елда – 20,5 млрд. сум.

2014 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе бөтен төрдәге хуҗалыклар буенча 188,8 млрд. сум булган, шул исәптән терлекчелектә – 100,3 млрд. сум, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. Ул шулай ук 2014 елда үсемлекчелек продукциясен җитештерү динамикасы буенча стендны күрсәтте. Бөртеклеләр авырлыгы буенча эшкәртүдән соң 3,37 млн. тонна булган (ягъни былтыргы белән чагыштырганда 129%), яшелчәләр - 357 мең. тонна (108%), бәрәңге -1,73 млн. тонна (99,5%), шикәр чөгендере -1,41 млн. тонна (67%).

«2015 ел – табышлы үсемлекчелек елы» стендында агымдагы елда җитештерүгә прогнозлау китерелгән иде. Бөртеклеләр - 4,5 млн. тонна, бәрәңге – 1,3 млн. тонна, шикәр чөгендере – 2 млн. тонна, яшелчәләр - 380 мең тонна җитештерелер дип көтелә.

«Фән» стендын караганда, Рөстәм Миңнехановка үсемлекчелек өлкәсендә яңалыклар һәм орлыклар сыйфатын яхшыртуда, нәтиҗәлелекне үстерүдә кулланыла торагн технологияләр турында сөйләделәр. Марат Әхмәтов импортны алмаштыруда инновацияләргә һәм тармакка кадрлар әзерләү мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте.

«Просто молоко» ИК генераль директоры Марат Муратов Рөстәм Миңнехановка продукцияләрен күрсәтте, шулай ук компаниянең геопорталы белән таныштырды.

Шуннан Татарстан Президенты «Пестречинка» предприятиесе, «Ак Барс» холдинг компаниясе, «Чаллы Икмәк» холдинг компаниясе, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты», крестьян-фермерлар хуҗалыклары һәм агрофирмалар стендларын карады.

Экспозицияләр белән танышудан соң, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты, анда 2014 елда Татарстан агросәнәгать комплексын үстерү йомгаклары һәм 2015 елда авыл хуҗалыгы җитештерүе нәтиҗәлелеген арттыру юллары турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International