Татарстан Республикасында 357,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 14,9 %

2015 елның 28 феврале, шимбә

2015 елның 27 февраленә Татарстан Республикасында 357,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 14,9 %. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 10,1 кв. метр булган 18 йорт гамәлгә кертелгән. Программаның төзелүче объектларыннан якын арада төзелеп бетәчәкләре - 68 объект; әзерлеге уртача дәрәҗәдә - 31 объект; түбән дәрәҗәдә - 28 объект. 

Арендалы торакларны төзүгә килгәндә, 2015 елда гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метрлык 21 торак йортны төзү планлаштырыла. Бүгенге көнгә гомуми мәйданы 7 мең 619 кв. метрлы бер йорт эксплуатациягә кертелгән.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм муниципаль ораганнар вәкаләтле вәкилләре тарафыннан гомуми мәйданнары 77,2 мең кв. метрлы алты өлешләп катнашу төзелешен махсус контрольдә тоту дәвам ителә.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 65 ветеранга 10 йорт төзелеше дәвам ителә. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 9 майга хәтле ветераннар яңа фатирларга күчәргә тиеш.

Ятим балалар һәм ата-аналары карамагыннан башка калган балаларның торакка хокукларын гамәлгә ашыру өчен 2015 елда 331 ятим баланы торак белән тәэмин итү каралган. Торак ТР ДТФ аша биреләчәк.

Моннан тыш, 2015 елда 128 млн. 101 мең сум күп балалы (биш һәм аннан артык балалары булган) гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә каралган. Торак алучылар исемлегенә агымдагы елда 44 күп балалы гаилә кертелгән.

Шунна Ирек Фәйзуллин полиция вәкаләтле участок хезмәткәренә хезмәт тораклары төзү программасын, Татарстан Республикасында 2015 елда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен төзү программасын һәм шулай ук “Авыл кулблары” программасын  гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы кысаларында “беренчел медик-санитар ярдәм” өлешендә 2015 елның 27 февраленә фельдшер-акушерлык пунктларының 53 нигезе 37 муниципаль районда монтажланган, мәйданчыкларга 15 муниципаль районда 17 модуль китерелгән, шулай ук 2015 ел программасының алты ФАПты төзелеше тәмамланган.

Киңәшмә барышында Татарстан Президенты видеоконференция системасы аша берничә муниципаль районның башкарма комитетлары җитәкчеләренә сораулар бирде. Аерым алганда, 2015 елда балалар бакчалары программасы буенча эш барышы турында, шулай ук социаль ипотека программасы буенча торак йортларны төзү планнары турында сорашты.

Социаль ипотека программасы турында доклад белән ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады.

Юл-урам челтәрен районнар һәм шәһәрләрдә норматив хәлгә кертү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International