Илдар Халиков Кама Тамагы районының социаль һәм сәнәгать объектларында булды

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы муниципаль районында булды. Анда Тенеш шәһәр тибындагы посёлогы Мәдәният йортын карады. 1977 елда төзелгән бинага күптән түгел капиталь ремонт ясалган, яңа җиһазлар алынган. Барлыгы 8,2 млн.сум акча тотылган.
ТР Премьер-министры ремонт ясалган бинаны карады һәм төзелештә эшләүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Илдар Халиков Кама Тамагы шәһәр тибындагы посёлогына юнәлде, монда ул төзелеш гипсы заводын төзү эшләренең барышы белән танышты. Завод төзелеше 2013 елда башланган, аны төгәлләү 2015 елның икенче кварталына планлаштырылган. Инвестициянең гомуми күләме 100 млн. сум тәшкил итә. Завод 65 эшче урынга исәпләнгән. Фаразланган табышның күләме – айга 35 млн. сум.

Завод директоры Илдар Халиковка өстәмә финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Илдар Халиков бу проектның төзелеш тармагы өчен перспективалы булуын билгеләде, һәм республика җитәкчелеге аның үсешенә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итте.

Алга таба Илдар Халиков Кама Тамагы муниципаль районы советы утырышында катнашты. Утырыш Мәдәният йортында узды, монда район предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International