Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе “Халык инспекторы” мобиль кушымтасы аша 1269 мөрәҗәгатьне караган

2015 елның 3 марты, сишәмбе
“Халык инспекторы” системасы буенча килеп ирешкән 3410 гариза ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә тапшырылган. Хәзерге вакытта шуның 500е каралу стадиясендә, 1269ы каралган. Нәтиҗәдә, административ хокук бозулар турында 1045 карар чыгарылган, 224 белдерү-мөрәҗәгать билгеле бер сәбәпләр аркасында кире кагылган.
Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында “Халык инспекторы” системасының эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов китерде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.

Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, “Халык инспекторы” системасына кабул ителеп, ЮХИДИ идарәсе тарафыннан каралганнан соң, карар чыгарылган гаризаларның гомуми статистикасы буенча, иң күп мөрәҗәгатьләр тукталыш кагыйдәләрен бозу һәм автомобильләрне җәяүлеләр юлында куеп калдыруга туры килә (барлыгы - 970 гариза). “Халык инспекторлары” тарафыннан машиналарның җәяүлеләр юлыннан йөрүенең 22 факты ачыкланган. Җәмәгать транспорты юлы буенча йөрүнең 31, “стоп-линия”не кисеп чыгуның 9 очрагы теркәлгән. Рөхсәт ителмәгән урында сулга борылу уңаеннан исә 13 факт каралган.
Шул рәвешле, ЮХИДИ идарәсе тарафыннан чыгарылган карарлар югарыда санап үтелгән кагыйдә бозу очраклары белән чикләнә. Рифкать Миңнеханов аңлатуынча, юлны светофорның рөхсәт ителмәгән төсенә чыгу кебек тиз арада була торган кагыйдә бозуларны “Халык инспекторы” системасы кысаларында теркәү авыр. Моның өчен тиз реакция кирәк. Өстәвенә, кешеләр бу төр гаризаларны җибәрергә курка.

“Халык инспекторы” системасын гамәлгә куйганда ук, без аның җәяүлеләргә юнәлтелүен күз уңында тоттык. Шуңа йөртүчеләрнең җәяүлеләр кичүендә җәяүлегә юл бирмәү очраклары буенча гаризалар күбрәк булыр дип уйлаган идек. Әмма, ни үкенеч, система эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча мондый тенденция күзәтелми. Дөрес, хәзерге вакытта бу төр кагыйдә бозу буенча берничә материал каралышта, әлегә алар буенча мәсьәлә хәл ителмәгән”, – дип сөйләде Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы. Ул автомобильләрнең светофорның рөхсәт ителмәгән төсенә үтүе буенча да гаризаларның аз кабул ителүенә игътибар юнәлтте. Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, системага килгән гаризалар саны кагыйдә бозуларның санын күрсәтми, чөнки кабул итеп алынган 1 мөрәҗәгатьтә кагыйдә бозуның 7гә кадәр очрагы теркәлергә мөмкин, дип аңлатты ул бу уңайдан. Шул рәвешле, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары саны гаризалар саныннан берничә мәртәбәгә күбрәк булырга мөмкин дип санала.

“Халык инспекторы” системасына килгән белдерүләрнең кайберләрендә юлның кайсы өлеше булуы ачык күренми, шуңа аның йөри торган юлмы яисә җәяүлеләр юлымы икәнлеген билгеләү авыр”, – дип игътибарны юнәлтте чыгыш ясаучы һәм мондый мөрәҗәгатьләрнең кире кагылуы турында әйтте.

Рифкать Миңнеханов гаризаларның саны буенча Казан шәһәренең лидер булуын билгеләп узды. Башкалада яшәүчеләрдән барлыгы 969 мөрәҗәгать кабул ителгән, Яр Чаллыдан - 50, Түбән Камадан - 14, Яшел Үзәннән - 11. Татарстанның баш инспекторы фикеренчә, бу, иң беренче чиратта, халыкның тиешле дәрәҗәдә әлеге система турында хәбәрдар булмавы белән бәйле. Рифкать Миңнеханов “Халык инспекторы” системасы республиканың башка шәһәр һәм районнарында да киңрәк таралыш алсын иде, дигән теләктә.

“Тулаем алганда, бүген “Халык инспекторы” системасы эшчәнлегенең уңай динамикасы турында сүз йөртергә була: кешеләр, вакыт узу белән, әлеге мобиль кушымтадан нәтиҗәлерәк файдалана. Бу, үз чиратында, һәлакәтләр санының билгеле бер дәрәҗәдә кимүенә китерә”, – диде Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы һәм системаның киләчәктә тагын да популярлашуына ышанычын белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International